НОВЫЙ САЙТ ИТЭР
Общие сведения
Новости
Ученый совет
Подразделения
Издания
Аспирантура
Контакты
Статьи энциклопедии
Фотогалерея
Конференции
К 70-летию Победы
>  Издания


Энциклопедические издания Публикации сотрудников







Татар энциклопедиясе

Матбугат - Татар энциклопедиясе турында

Татар энциклопедиясе - туган телебездә .Марс Гаитов, икътисад фәннәре кандидаты, “Шәһри Казан”, 18.7.2008.
Һәркемгә кирәкле китап .Нургали Булатов, “Мәдәни җомга”, 8.8.2008.
.Энциклопедияле халык гомерле .Мәхмүт Әхмәтҗанов, “Шәһри Казан”, №161, 3.9.2008.
”Татар энциклопедиясе” - гаҗәеп хәзинә ул .Фәрит Шәрифуллин, Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, "Татар энциклопедиясе"нең баш әдәби мөхәррире, “Мәгариф”, №9/2008.

 

“Шәһри Казан”, 18.7.2008.
Татар энциклопедиясе - туган телебездә

       Шушы көннәрдә мәдәни-иҗтимагый тормышыбызда шатлыклы тарихи вакыйга булды: ниһаять, туган телебездә Татар энциклопедиясенең беренче томы басылып чыкты. Басмадагы 3860 мәкалә "А", "Ә", "Б", "В" хәрефләренә башлана һәм күптөрле фәннәр, гыйлемлекләр, республикабыздагы иҗтимагый-сәяси вакыйгалар, фән, мәгърифәт, мәгариф, мәдәният, спорт, халык хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һ.б. тарихы һәм бүгенгесе, зур уңышларга ирешкән 1620 мәшһүр шәхеснең тормышы һәм эшчәнлеге хакында кызыклы, тулы мәгълүмат бирелә. Дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарлар турында тарихи һәм хәзерге мәгълүмат та игътибарга лаек.
       Бу саллы 720 битле хезмәт элегрәк рус телендә нәшер ителгән беренче басманың тәрҗемәсе генә түгел, аңа З00 дән артык, яңа мәкалә өстәлгән. Мәгълүмати яктан басма тагын да баерак, тулырак булып чыккан, чөнки аңа яңа шәхесләр, билгеләмәләр, терминнар өстәлгән, кайбер мәкаләләрнең эчтәлеге тирәнәйтелгән, баетылган.
       Институт коллективы, җәмгыятьтә хәзер тарихи вакыйгаларга, башка күренешләргә карата элеккедән үзгә, яңа караш, яңача бәяләмәләр хөкем сөрүне исәпкә алып, мәкаләләрне язганда фәнни объективлык, таләпчәнлек, хакыйкый дөреслек принципларына таянып эш итә. Һәр дата кат-кат тикшерү үтә, аңа кагылышлы төрле чыганаклар чагыштырыла, бик нечкә иләктән уздырылгач кына мәкаләдә урын ала.
       Басманы әзерләгәндә шактый кыенлыклар да очрый. Мәсәлән, гыйльми хезмәткәрләргә кайбер филологик мәсьәләләрне чишәргә, авылларның, елга-күлләрнең, үсемлекләрнең, хайваннарның һәм төрле терминнарның татарча фәнни дөрес аталышларын булдыру юнәлешләрендә күп эш башкарырга туры килә. Әйтик, Татарстанда байтак торак пунктларның исемнәре рус телендә генә рәсмиләштерелгән. Аларның татарча исемнәрен эзләп табу һәм фәнни өйләнешкә кертү таләп ителә. Нәтиҗәдә татар телендә фәнни энциклопедик стиль үрнәкләре барлыкка китерелә, туган телебез яңа терминнар һәм төшенчәләр белән баетыла. Галимнәребезгә мөрәҗәгать итәбез: гамәли лингвистик һәм этимологик сүзлекләр кирәк, җәмәгать! Дөрес, институтның тәрҗемәләр бүлеге тарафыннан "Рус һәм татар телләрендә махсус терминнар глоссарие" (аңлатмалар сүзлеге) төзелде, ул һәрдаим тулыландырыла. Шулай ук үзебездә куллану өчен "Көнбатыш Европадан кергән алынмаларның рус һәм татар телләрендәге этимологик сүзлеге" эшләнде.
       Россиядә төрки телләр арасында әлеге беренче энциклопедик басма Казанның "Идел-Пресс" полиграфия комплексы" ачык акционерлык җәмгыяте типографиясендә өр-яңа технология кулланып, бик яхшы кәгазьдә югары сыйфатлы итеп эшләнгән. Шунысы әһәмиятле, бу универсаль энциклопедияне башка төрки телләрне (башкорт, казакъ, үзбәк, әзәрбайҗан, нугай, каракалпак һ.б.) белүче кеше дә оригиналда укып, күпкырлы, бай мәгълүмат алырга мөмкин. Туган телебездә дөнья күргән, Г.Тукай әйтмешли, "чын безнеңчә милли" рухтагы энциклопедия, һичшиксез, татар телен, милләтен саклап калу һәм үстерүгә уңай йогынты ясаячак, киләчәк буыннарга олы мирас булып калачак.

Марс Гаитов,
икътисад фәннәре кандидаты
Өскә

“Мәдәни җомга”, 8.8.2008.
Һәркемгә кирәкле китап

       Күптән түгел "Татар энциклопедиясе"-нең татарча 1 нче томы басылып чыкты. "Татар энциклопедия сүзлеге"н урыс һәм татар телләрендә чыгарганнан соң, институт әлеге эшкә керешкән иде. Ниһаять, аны да намус белән башкарып чыкты.
       - "Татар энциклопедиясе" томнарын әзерләү башта уйлаганча гына булып чыкмас, ахры. Әгәр урыс телендәгесе 6 томда булса, татарчасы 6 томнан да артып китәр кебек. Чөнки галим һәм язучыларыбыз, күренекле 'сәнгать эшлеклеләребез отыры өстәлә тора. Икътисадта, фән һәм техникада, мәгарифтә һ.б. тармакларда һаман саен яңалыклар арта. Алар барысы да "Татар энциклопедиясендә чагылыш табарга тиеш бит, - ди институт директоры урынбасары, баш гыйльми мөхәррир урынбасары Гомәр Сабирҗанов.
       Күптомлы "Татар энциклопедиясе" китабы Президент Минтимер Шәймиевнең 1997 елгы 10 февраль Указы, республика Хөкүмәте раслаган программа нигезендә әзерләнә башлады. Анда 20 меңләп мәкалә урын алачак. Шуларның 8 меңнән артыгы дәүләт, сәясәт, җәмәгать, дин, мәдәният, мәгариф, медицина эшлеклеләренә, күренекле галимнәргә, халык хуҗалыгының төрле тармагында үзен оста оештыручы итеп таныткан шәхесләргә, танылган спортчыларга багышланачак.
       Энциклопедиядә төп урын Татарстанның тарихын, дәүләти-сәяси төзелешен, географик-территориаль чикләрендәге җир-суын, үсемлек һәм хайваннар дөньясын, шәһәр һәм авыллары тарихын, республика халкының икътисади, мәгариф, сәнгать өлкәсендә ирешкән төп казанышларын яктыртуга биреләчәк. "Татар энциклопедиясе" - универсаль басма, әмма анда хәзерге заман белемнәренең барлык өлкәсен колачлау бурычы куелмый. Энциклопедиягә татар халкы һәм күпмилләтле Татарстан халкы белән бәйләнешле вакыйгалар гына сайлап алына.
       "Татар энциклопедиясе" һәр журнал һәм гәзит редакциясе, мәктәп-мәгариф учреждениеләре өчен өстәл китабы, ягъни төп кулланма ярдәмлек булырлык итеп эшләнгән. Аны әзерләү барышында татар телендәге фәнни төшенчәләр киң кулланылган. Шулай ук күп кенә авыллар һәм башка торак пунктлар турында моңарчы матбугатта басылмаган материаллар бирелгән. Шунысы бик мөһим, аларның татарча исемнәре тикшерелеп язылган. Энциклопедиянең зур кыйммәте шунда, анда халкыбызның катлаулы тарихи юлы хәзерге фәнни күзлектән чыгып яктыртылган.
       - "Татар энциклопедия сүзлеге" басылып чыккач (2003), безнең институтка бик күп тәкъдимнәр һәм киңәшләр килде. "Татар энциклопедиясе"н әзерләгәндә без аларны исәпкә алдык. Бу басманың эчтәлеген тагын да баетып җибәрде, - ди Гомәр Сабирҗанов.
       Институт коллективына, әлеге зур хезмәтне башкаруда катнашучы галимнәргә "Татар энциклопедиясе" өчен зур рәхмәт әйтәбез. Аларга энциклопедиянең яңа томнарын әзерләүдә уңышлар телибез. Әгәр "Татар энциклопедиясе" белән кызыксынучылар булса, 420015, Казан, Пушкин урамы, 56 нчы йорт, а/я 160 адресы белән институтның үзенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Нургали Булатов
Өскә

“Шәһри Казан”, №161, 3.9.2008.
Энциклопедияле халык гомерле

       Кешелек тарихына күз төшерсәк, энциклопедияле халыкларның киләчәге булуына инанырбыз. Шуларның берсе - бүгенге Греция. Бу ил борынгы заманнардан ук югары үсешкә ирешкән. Аның дастаннарына, сынлы сәнгатенә, әдәбиятына, мәдәниятенә бүген дә бөтен дөнья соклана, һәм шул казанышларның иң югары ноктасы энциклопедия дисәк, хаклы булырбыз. Энциклопедия - грек сүзе, фәнни белемнәрне системага салган универсаль хезмәт дигәнне аңлата.
       Тарих тәгәрмәчен кире өйләндереп булмый. Әйе, халкыбызны бөекләр рәтенә куйган заманнар (Алтын Урда, Идел Болгарстаны, Казан ханлыгы...) булган. Әмма бүген хәлләр бөтенләй башка. Кайберәүләр "үз дәүләте булмаган халыкның киләчәге юк" дип, даими рәвештә йөрәгебездәге тирән ярага тоз салып торалар. Шуны да онытмыйк: моннан 2 мең еллар элек Рим тарафыннан тар-мар ителгән, юкка чыгарылган Иудеяне яһүд халкы Икенче бөтендөнья сугышыннан соң яңадан аякка бастырды. Онытылган иврит телен дәүләт теле итте. Хәзер Израиль Якын Көнчыгыштагы иң көчле дәүләтләрнең берсенә әверелде. Моның төп бер сәбәбе шул: телләрен онытсалар да, яһүдләрдә милли үзаң һәрвакыт бик югары булды. Бу хакта Лион Фейхтвангер болай дип яза: Рим легионерлары Иудеяне тар-мар иткәч, югары дәрәҗәдәге раввиннар (дин әһелләре), дәүләт эшлеклеләре һәм армиясез калган генераллар яшерен рәвештә киңәшмә үткәрәләр. Көн тәртибендә бер мәсьәлә карала: бөтен дөньяга сибелгән яһүд халкын ничек саклап калырга? Гитлер хакимияткә килгәч, АКШка күчеп киткән Л. Фейхтвангер әлеге киңәшмә карарының берничә пунктын китерә: 1. И син, яһүд кешесе, кайда гына яшәсәң дә, шуны бел: синең үз туган илең бар. Килер шундый вакыт һәм син үз илеңә әйләнеп кайтырсың. 2. И син, яһүд кешесе, кайда гына яшәсәң дә, үз милләтең кешеләрен эзләп тап һәм туганыңдай якын күр, аларга һәрьяклап ярдәм ит". Менә шул гади генә васыять һәр яһүд баласына ана сөте белән сеңдерелә.
       Кызганыч, әлеге бездә моның киресен күзәтергә туры килә. Һәм моның сәбәпләре дә "җиде диңгез артында" түгел, күз алдында: парламентыбыз җитәкчесе Ф.Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бүген Казандагы күпчелек татар гаиләләрендә татарча сөйләшмиләр...
       Революциягә кадәр телебезнең хәле шактый мөшкел булган чакларда да һәммәсе үз телендә сөйләшкән, балаларын шул телдә укыткан. Ә бүген без: "Татар телебез күз алдында юкка чыгып бара", - дип "аһ" орабыз һәм шул ук вакытта дөньядагы иң затлы 14 телнең берсе булган татар теленнән йөз чөерәбез. Беркем дә, шул җөмләдән Мәскәү дә "үз телегездән баш тартыгыз" дип күрсәтмә бирми. Шунысы ачык: бөек галимнәр, мәсәлән, Ушинский фикеренчә, теле бетү белән халык үзе дә юкка чыга. Бу хакыйкатьне белүчеләр бармы? Минемчә, андыйлар күпчелекне тәшкил итә. Әмма да ләкин милли үзаң түбән булу сәбәпле, ул күп нәрсәгә бармак аша карый. Димәк, бүгенге көннең иң мөһим бурычы булып милли үзаңны үстерү тора.
       Шул уңайдан телебезне саклауга зур өлеш кертә торган юнәлеш - Татар энциклопедиясе турында үз фикерләрем белән уртаклашмакчы булам. Энциклопедия, югарыда әйтелгәнчә, зур хезмәт, титаник көч куюны таләп итә торган универсаль басма. Президентыбыз М.Шәймиев 1997 елның 10 февралендә күптомлы Татар энциклопедиясен чыгару турындагы Указга кул куя. Үз чиратында республика хөкүмәте раслаган программа нигезендә бу эш Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия институты тарафыннан әзерләнә һәм нәшер ителә. Рус телендәге 6 томлыкның 3 томы басылып чыкты, калганнары якын елларда дөнья күрәчәк. Инде энциклопедиянең татарча вариантына килгәндә, 6 томлыкның беренче томы басылып чыкты.
       "Татар энциклопедиясе" дигәч, кайберәүләрнең "сүз татарлар турында гына бара" дип уйлаулары-аңлаулары мөмкин. Чынлыкта ул киң колачлы. Анда Татарстан тарихына бәйләнешле бик күп башка милләт шәхесләре дә бар. Мәсәлән, китапның 43-44 нче битләрендә 6 рус кешесенә (нигездә медик галимнәр) - Агафоновларга шактый урын бирелгән. Җиденчесе - Агафонов Рафаэль Габделхәй улы Владимир шәһәрендә туган. Бу сынчының иҗади эшчәнлеге турыдан-туры Казан, Татарстан белән бәйләнгән.
       Татарстанның күпчелек районнарында руслар, чувашлар, марилар, удмуртлар яши. Әлбәттә, аларга да әлеге китапта зур урын бирелгән. 125-126 нчы битләрне 5 Алексеевлар "биләгән".
       Китапта күрше Башкортстаннан булганнар да бар. Шуларның берсе - әнкәйнең туган энесе - генерал-майор, зур галим, Ленин премиясе лауреаты, озак еллар Россия армиясе Генштабында хезмәт иткән Рәфкать Әхтәм улы Вәлиев (Башкортстанның Кыйгы районы Еланлы авылы).
       Шунысы да бик мөһим: гаҗәеп тирән эчтәлекле бу фәнни хезмәт бай әдәби телдә бәян ителгән. Китап ахырыңда авторлар исемлеге бирелгән - җәмгысы 260 кеше!
       Тәкъдим болайрак: "Татар энциклопедиясе"н иң кимендә һәр мәктәптә, авыллардагы, шәһәрләрдәге китапханәләрдә булдырасы иде. Иманым камил: бу бөек хезмәт күпләрнең күзен ачар, милли үзаңны үстерер!

Мәхмүт Әхмәтҗанов
Өскә

“Мәгариф”, №9/2008.
«Татар энциклопедиясе» - гаҗәеп хәзинә ул

       Әле күптән түгел генә халкыбыз тарихында, аның фәнни һәм мәдәни тормышында гаҗәеп истәлекле вакыйга булды. "Татар энциклопедиясе"нең татарча 1 нче томы басылып чыкты. Аның рус телендәге варианты моннан берничә ел элек дөнья күрде. Ул 670 битле иде. Бусы яңартылды, тулыландырылды, 720 биттән гыйбарәт.
       Ул шәхесләрнең фамилияләре, терминнар, торак пунктлар, елгалар һ.б. исемнәре, энциклопедиягә кергән башка бик күп мәкаләнең беренче хәрефләре А, Ә, Б, В га башланган материалларны үз эченә ала. Русча башка томнардагы күп кенә мәкаләләрнең дә татар телендәге исемнәренең шушы хәрефләр белән башланганнары 1 нче томга кертелгән. Әйтик, "Яблоня" мәкаләсенең татарча исеме - "Алмагач". Димәк, ул да шушы томда урнаштырылган, русча мәкаләсе 6 нчы томда гына булачак. Андыйлар шактый санда. Кыскасы, татарча 1 нче томга 300 ләп яңа мәкалә өстәлде. Болар-дан тыш, аерым шәхесләргә, әдәбият, сәнгать, икътисад, сәнәгатькә, авыл хуҗалыгына, торак пунктларга, район, шәһәр муниципаль берәмлекләренә һәм башкаларга караган мәкаләләр яңа мәгълүмат белән тулыландырылды, соңгы статистик һ.б. материаллар белән баетылды.
       "Татар энциклопедиясе" 6 томнан торачак. Аларда 20 меңләп мәкалә булыр дип күздә тотыла. Әлбәттә, төп урынны татар халкы, аның тарихы, республикабызның дәүләти-сәяси төзелеше, географик-территориаль чикләрендәге җир-суы, үсемлек һәм хайваннар дөньясы, шәһәр һәм авыллары тарихы, республика халыкларының икътисады, фән-техника, мәгариф, сәнгать өлкәсендәге казанышлары турындагы мәкаләләр алып торачак. Мондый казанышларга ирешүдә зур өлеш керткән шәхесләр дә күп. Алар да игътибардан читтә калмый. 8 меңнән артык мәкалә дәүләт, сәясәт, җәмәгать, дин эшлеклеләренә, мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә, күренекле галимнәргә, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш һ.б. шундый җитди өлкәләрдә танылган шәхесләргә, хәрби җитәкчеләргә, атаклы спортчыларга багышлана. Бу уңайдан XX йөздә һәм хәзерге көндә әдәбият өлкәсендә эшләүче күренекле шәхесләргә бераз тукталып узарга була. "Татар энциклопедиясенең барлык 6 томында язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, әдәбият галимнәре, тәнкыйтьчеләр, язучы-тәрҗемәчеләр, библиографлардан 650 ләп шәхес турында язылачак. Әлбәттә, бу сан үзгәрешсез калмас, тагын да артыр, дип уйлыйбыз, чөнки яңа күренекле шәхесләр табыла, лауреатлар, әдәбият галимнәре арасында яңа фән докторлары барлыкка килә. Энциклопедиянең генераль лөгатьлегенә кертелгән шул 650 ләп шәхеснең 127 се турында инде 1 нче томда бай мәгълүмат бирелде. Алар арасында (фамилияләре алфавит буенча) Абдулла Алиш, Әнгам Атнабаев, Гамил Афзал, Нури Арсланов, Гариф Ахунов, Мөдәррис Әгъләмов, Мирсәй Әмир, Фатих Әмирхан, Габдрахман Әпсәләмов, Роберт Әхмәтҗанов, Рабит Батулла, Әхсән Баян, Фәүзия Бәйрәмова, Гомәр Бәширов, Диас Валиев, Разил Вәлиев, Рәзим Вәлиуллин, Резеда Вөлиева һ.б. бар. Шуны да искәртеп үтәргә кирәктер: борынгы заманнан башлап XX йөзгә кадәр яшәгән һәм иҗат иткән күренекле шәхесләр дә күп бит, алар әлеге 650 кешелек исемлеккә керми, өстәмә булып тора. Андый шәхесләр турында Татар энциклопедиясе институтының махсус бүлеге шөгыльләнә, мәкаләләр яза, ул материаллар да китапта урын ала бара.
       Тел белеме галимнәре арасында да күренекле шәхесләр күп: 6 томга 165 кеше турында мәкалә булыр дип күздә тотыла, Аларның 44 е хакында 1 нче томнан ук укырга була.
       "Татар энциклопедиясе"ндә педагогика мәсьәләләре дә киң яктыртылачак. Аларның темалары "Педагогика. Терминнар", "Урта белем бирү уку йортлары", "Югары уку йортлары", "Дини уку йортлары" дигән лөгатьлекләрдә күрсәтелгән. Педагогика өлкәсендә зур казанышларга ирешкән шәхесләрнең махсус лөгатьлеге, мәкаләләр исемлеге бар. Анда 6 томда хәзергә 211 галим, педагог турында язу күздә тотыла. Әлбәттә, бу өлкәдә дә яңадан-яңа фән докторлары үсеп чыга, аларның саны арта тора. Димәк, шәхесләр исемлеге дә тулыландырылачак, яңа мәкаләләр язылачак. "Татар энциклопедиясе"нең 1 нче томында 49 шәхес турында мәкалә урнаштырылды инде. Ә бит энциклопедиядә фән һәм сәнәгатьнең, авыл хуҗалыгы һәм әдәбият-сәнгатьнең 42 тармагы турында сүз бара (археология, архитектура, этнография, геология, торак пунктлар, Советлар Союзы Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары һ.б., һ.б.) Димәк, анда төрле тармакларга караган мәкаләләр бик күп дигән сүз.
       "Татар энциклопедиясе"нең 1 нче томында Россиянең төрле республикаларында, өлкәләрендә татарлар күпләп яшәгән районнар турында мәкаләләр урнаштырылган. Татарстанда район исемнәре "А" хәрефенә (Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Апае, Алабуга, Актаныш, Арча), "Ә"гә - (Әгерҗе, Әлмәт, Әлки, Әтнә), "Б" хәрефенә (Балык Бистәсе, Баулы, Бөгелмә, Балтач, Биектау, Буа) башланган районнар турында бик бай мәгълүмат бирелгән. Ул районнарның тарихы һ.б. белән дә тирәнтен танышырга мөмкин.
       Гомумән, "Татар энциклопедиясе"нең 1 нче томы - татар халкы һәм Татарстанның борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәрге тарихын, яшәешен яктырткан беренче фәнни универсаль басма. Әлеге китапта 3860 мәкалә урын алган. Авторлар саны гына да 430 дан артып китә. Мәкаләләрнең 1620 се аерым шәхесләргә карый, ягъни биографик характерда. Болардан тыш, 1200 иллюстрация (шуларның 655 е төсле рәсем), күп кенә карталар урын алды. Энциклопедияләргә генә хас вак хәрефләр белән бастырылган 720 битле бу китапның авырлыгы гына да өч килограмм чамасы. Ә фәнни-тарихи, мәгълүмати көче-куәтен бернинди микъдарлар белән үлчәп, бәяләп бетереп булмый аның. Татар тарихында үз ана телебездә дөнья күргән гаҗәеп хәзинә ул.
       Чираттагы сессиягә килгәч, "Татар энциклопедиясе"нең 1 нче томы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары да, муниципаль район администрациясе башлыклары да танышты. Алар арасында Арча муниципаль районы башлыгы А.Ә.Нәзиров та бар иде. "Гаҗәеп бай мәгълүматлы, биктә кирәкле энциклопедия икән бу! Бигрәк тә мәктәпләргә, китапханәләргә алдырырга кирәк, иң алдынгы педагогларга, мәдәният эшлеклеләренә аны бүләк итеп бирү чарасын да күрербез", - диде Алмаз Әминович.

Фәрит Шәрифуллин,
Татарстанның атказанган укытучысы,
Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре,
"Татар энциклопедиясе"нең баш әдәби мөхәррире
Өскә


При использовании материалов сайта обязательно указывать ссылку "Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ", а при размещении в интернете - также гиперссылку на сайт: www.ite.antat.ru

ђҐ©вЁ­Ј@Mail.ru