НОВЫЙ САЙТ ИТЭР
Общие сведения
Новости
Ученый совет
Подразделения
Издания
Аспирантура
Контакты
Статьи энциклопедии
Фотогалерея
Конференции
К 70-летию Победы
>  Издания


Энциклопедические издания Публикации сотрудников

Татар энциклопедиясе

Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. — Казан: «ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты» дәүләт учреждениесе.
ISBN 978-5-902375-04-5

КЕРЕШ CҮЗ

Күптомлы Татар энциклопедиясе Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең 1997 ел, 10 февраль Указы һәм республика хөкүмәте раслаган программа нигезендә ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты тарафыннан әзерләнә һәм нәшер ителә.

Басма 6 томнан торачак һәм анда 20 меңләп мәкалә урын алачак. Шуларның 8 меңнән артыгы дәүләт, сәясәт, җәмәгать, дин, мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау эшлеклеләренә, күренекле галимнәргә, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, элемтә, транспорт, сәүдә, финанс, банк һ.б. хезмәтне оештыручы танылган шәхесләргә, хәрби җитәкчеләргә, атаклы спортчыларга багышлана.

Энциклопедиядә төп урын Татарстанның тарихын, дәүләти-сәяси төзелешен, географик-территориаль чикләрендәге җир-суын, үсемлек һәм хайваннар дөньясын, шәһәр һәм авыллары тарихын, республика халыкларының икътисади, фәнни-техник, мәгариф, сәнгать өлкәсендә ирешкән төп казанышларын яктыртуга бирелә.

Татар энциклопедиясе (ТЭ) – универсаль басма, әмма анда хәзерге заман белемнәренең барлык өлкәсен дә яктырту бурычы куелмый, энциклопедиягә фәкать татар халкы һәм күпмилләтле Татарстан тарихы белән турыдан-туры бәйләнеше булган вакыйгалар һәм фактлар гына сайлап алына.

әлеге фундаменталь хезмәтне әзерләү барышында бүгенге татар телендәге фәнни төшенчәләр дә игътибар үзәгендә булды. Киң даирә тел белгечләре катнашында фәннең барлык тармаклары, аеруча табигыят, техник фәннәр, сәнәгать өлкәләренә караган терминнарны яңадан системалаштыруда нәтиҗәле эш башкарылды. Шулай ук Татарстан Республикасындагы күп кенә авыллар һәм башка торак пунктлар турында моңарчы матбугатта басылмаган мәгълүмат бирелә, аларның татарча исемнәре тикшерелеп языла, Татарстан Республикасының физик-географик, административ-территориаль бүленеш һәм район карталары беренче тапкыр татар телендә тәкъдим ителә.

Бу хезмәтнең мөһим үзенчәлеге – халкыбызның иң борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәрге озын, катлаулы тарихи юлының хәзерге фәнни күзлектән, милләтебезнең социаль тәҗрибәсеннән чыгып эшләнүендә һәм татар телендәге беренче энциклопедик региональ-универсаль басма булуында.

Татар энциклопедиясенең 1 нче томы, рус телендәге вариант нигезендә эшләнсә дә, эчтәлеге һәм күләме буенча аннан аерыла, бигрәк тә шәхесләргә, әдәбият, сәнгать, икътисад, сәнәгатькә, авыл хуҗалыгы, торак пунктларга, район, шәһәр муниципаль берәмлекләренә һ.б.га караган мәкаләләр яңа мәгълүмат б-н тулыландырылды, аңа 300 ләп яңа мәкалә өстәлде.

әлеге басманы әзерләгәндә Институт коллективы бертомлы «Татар энциклопедиясе сүзлеге»н (Казан, 2002) эшләү тәҗрибәсенә, укучыларның аның эчтәлеген камилләштерүгә кагылышлы тәкъдимнәренә һәм киңәшләренә таянды.

Бу томны әзерләүдә катнашкан авторлар исемлеге китапның ахырында урнаштырылды.

Мәдәниятебез тарихында мондый җитди хезмәт туган телебездә беренче тәҗрибә булганлыктан, анда җитешсезлекләр очравы да ихтимал. Шуңа күрә Татар энциклопедиясе институты коллективы һәр файдалы тәкъдимне рәхмәт белән кабул итәчәк.


Безнең адрес:
420015. Казан, Пушкин урамы, 56, а/я 190.
тел./факс (843)-238-25-58.
тел. (843)-236-25-61.
E-mail: info-ite@mail.ru


При использовании материалов сайта обязательно указывать ссылку "Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ", а при размещении в интернете - также гиперссылку на сайт: www.ite.antat.ru

ђҐ©вЁ­Ј@Mail.ru