Статьи энциклопедии

Татар энциклопедия сүзлегеннән:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
(Татарстан), РСФСР составында 1920 елның 27 маенда ТАССР буларак төзелә. 1990 елның 30 августыннан - ТССР, 1992 елның 7 февраленнән - хәзерге исемдә. Көнбатышта Чуаш Респ-касы, төньяк-көнбатышта Мари Респ-касы, төньякта Киров өлкәсе, төньяк-көнчыгышта Удмурт Респ-касы, көнчыгышта Башкортстан Респ-касы, көньяк-көнчыгышта Оренбург өлкәсе, көньякта Самара һәм Ульянов өлкәләре б-н чиктәш. Мәйданы - 68 мең км2. Халкы - 3768,2 мең кеше (2002), ш.и. шәһәрләрдә - 73,5%. ТРда 43 район, 14 республика һәм 6 район карамагындагы шәһәр, 21 шәһәр тибындагы посёлок, 3106 авыл. Иң эре шәһәрләр: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә. Башкаласы - Казан. Республика - РФ, ТР Конституцияләре һәм "Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында" шартнамә нигезендә РФ б-н берләшкән һәм РФ субъекты булган демократик, хокукый дәүләт. ТР мөстәкыйльлеге, РФ карамагындагы мәсьәләләрдән һәм РФ б-н ТРның уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча РФ вәкаләтләреннән тыш, дәүләт хакимиятенең бөтен тулылыгына (закон чыгару, башкарма һәм мәхкәмә эшләре) ия булуда чагыла һәм ТРның аерылгысыз хасиятен тәшкил итә. Дәүләт башлыгы - Татарстан Республикасы Президенты. Беренче Президент итеп 1991 елның июнендә республика халкы Минтимер Шәрип улы Шәймиевне сайлый. 1996 һәм 2001 елларда шушы постка ул кабат сайлана. ТР дәүләт хакимиятенең даими эшләүче иң югары вәкаләтле закон чыгару органы - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, башкарма органы - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты. ТРда мәхкәмә хакимияте Татарстан Республикасы Конституция мәхкәмәсеннән, Татарстан Республикасы Югары мәхкәмәсеннән, район (шәһәр) мәхкәмәләре һәм хәрби мәхкәмәләрдән, гомуми юрисдикциядәге федераль мәхкәмәләрдән һәм Татарстан Республикасы Арбитраж мәхкәмәсеннән гыйбарәт. Дәүләт хакимияте органнары РФ Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе, РФ һәм ТР кануннары нигезендә оештырыла. ТР Прокуроры һәм аңа буйсынган прокурорлар федераль закон нигезендә РФ һәм ТР Конституцияләренең, федераль һәм ТР законнарының үтәлешенә күзәтчелек итә. ТРда милек биләүнең барлык төрләре дә бер үк дәрәҗәдә таныла һәм саклана. ТРда ике дәүләт теле: татар һәм рус телләре. Рәсми символлар: Татарстан Республикасы Дәүләт гербы, Татарстан Республикасы Дәүләт флагы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны.

Физик-географик очерк.
Республика Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнчыгышында, Иделнең урта һәм Каманың түбән агымында, урман һәм урман-дала зоналарында урнашкан. Идел һәм Кама елгалары үзәннәре Татарстан җирләрен өч төбәккә бүлә: Кама алды (Камадан төньякка һәм Иделдән төньяк-көнчыгышкарак), Кама аръягы (Камадан көньяктарак), Идел алды (Иделдән көнбатыштарак). Бу терр-я уртача 170 м биеклектәге калкулыклы тигезлектән гыйбарәт. Кама алды сөзәк-калкулыклы тигезлек, төньяк-көнбатышында Вятка Увалының көньяк итәге җәелгән. Кама аръягы - калкулыклы тигезлек, көньяк-көнчыгышында Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының күпчелек өлеше, көнбатышында Идел аръягы түбәнлегенең төньяк өлеше урнашкан. Идел алды исә Идел буе калкулыгының төньяк-көнчыгыш өлешендә. Калкулыклар һәм түбәнлекләр рельефның эрозия, карст, эол, яр ясалу һ.б. процесслар нәтиҗәсендә барлыкка килгән кечерәк формадагы комплекслары б-н яргаланган. Респ-ка терр-ясенең төп өлеше югары Пермь системасына караган Уфа, Казан, Татар яруслары утырма токымнары, көньяк-көнбатыш өлеше югары юра һәм акбур системалары утырмалары, елгаларның борынгы үзәннәре неоген һәм дүртенчел системалар утырмалары катламнарыннан гыйбарәт (к. Геологик төзелеш). Нефть һәм газ чыганаклары девон һәм ташкүмер катламнарында ята. Иң зурлары - Ромашкино, Яңа Елховой, Беренче Май, Бондюг чыганаклары - республиканың көньяк-көнчыгышында һәм төньяк-көнчыгышында урнашкан. Эре нефть чыганакларыннан нефть запасының 60-80% алынган, кечерәк ятмаларда 800-900 млн. т нефть запасы исәпләнә. Ш.у. сорыкүмер һәм ташкүмер (к. Казылма күмерләр), янучан сланецлар һәм битумнар запасы бар. Төзелеш материаллары шактый күп: ком-вакташ чыганаклары (запасы 246 млн. м3), кирпеч балчыгы (73,5 млн. м3), гипс (72 млн. т), известьташ һәм доломитлар (66 млн. т), төзелеш ташлары (35,3 млн. м3), бентонит балчыклары (24,3 млн. т), төзелеш комнары (45 млн. м3), керамзит балчыклары (14,9 млн. м3).
ТР климаты нигездә урта киңлекләрдәге континенталь һава массалары тәэсирендә формалаша. Гыйнварда уртача темп-ра 14°C салкын, июльдә 19°C җылы. Еллык явым-төшем күләме 460-540 мм. Явым-төшемнең 65-70% апрель-октябрь айларына туры килә. Идел алды, Кама алды һәм Бөгелмә калкулыгындагы биек урыннар дымлырак. Майның беренче декадасында темп-ра 10°C тан җылырак, сентябрьнең икенче декадасында 10°C тан салкынрак булучан. Кырау төшми торган вакыт гадәттә 106-150 көнгә сузыла. Җилләр күбрәк көньяк-көнбатыштан, көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан исә.
Респ-ка су ресурсларына бай. Су өслегенең мәйданы 4,4 мең км2 (барлык терр-янең 6,4%) тәшкил итә. 3 меңгә якын елга һәм инеш исәпләнә, аларның уртача тыгызлыгы 1 км2 җиргә - 0,46 км. Җир өсте суларының төп запасы сусаклагычларда тупланган. җир асты суларының запасы шактый: төче, аз тозлы һәм тозлы сулар; аларның бер өлеше дәвалау өчен файдалы (Иж минераль сулары һ.б.).
Туфрак капламы күп төрле. Республика терр-ясендә соры урман туфраклары (40% чамасы) һәм кара туфрак (32%), кәсле-көлсу һәм кәсле-карбонатлы туфрак киң таралган. Елга үзәннәрендә аллювиаль, кара туфрак һәм сазлы туфрак. Урманнар терр-янең 17% чамасын алып тора. Иделнең сул һәм Каманың уңъягында нарат урманнары, аерым урыннарда чыршы һәм ак чыршы урманнары сакланган. Кама аръягын киңьяфраклы урманнар били.

Флора һәм фауна.
Респ-ка флорасында 109 семьялыкка караган 1330 үсемлек төре исәпләнә һәм урман, болын, дала, саз, басу чүп үләннәре берлеген тәшкил итә. Ихтиофаунада балыкның 52 төре: корбан балыгы, судак, чуртан, җәен, сазан, чабак, густера, кәлчәк, күк чабак (синец), берш һ.б. мәгълүм, шулардан иң затлысы - чөгә балыгы. Җир-су хайваннарының 11 төре (гади һәм сырлач тритоннар, соры гөберле бака, сасы бака, кызыл корсаклы "су үгезе", бакалар һ.б.); сөйрәлүчеләрнең 8 төре (бакыр кәлтә, тереләй тудыручы кәлтә, җитез кәлтә, гади тузбаш, соры тузбаш, гади кара елан, дала кара еланы, саз ташбакасы) яши. Орнитофауна 295 төр коштан гыйбарәт; шуларның 38% чыпчыксыманнар, 19% шөлдисыманнар отрядына карый. Респ-ка терр-ясеннән 13 төр (сары башлы кәрлә тургай, бүрекле песнәк, кара песнәк, кычыткан чыпчыгы, карчыгасыман ябалак, чыршы чукыры, корыхтан, свиязь-үрдәк, гаршнеп-чуллык, саңгырау күке, йөнтәс аяклы ябалак, кара тукран, өч бармаклы тукран) ареалының көньяк чиге, 5 төр (балобан, дала торымтае, саз көтүчесе, кечкенә чомга, йорт ябалагы) ареалының төньяк чиге, 2 төр (урман тургае, яшел күке) ареалының көнчыгыш чиге уза. Имезүчеләр төркеменең 6 отрядына (бөҗәк ашаучылар, кулканатлылар, ерткычлар, куштояклылар, кимерүчеләр, куянсыманнар) караган 75 төре керә. Шулардан 12 төр (Наттерер төн ярканаты, зур кичке ярканат, кәрлә ярканат, карсак, дала көзәне, җирән йомран, дала тычканы, зур кушаяк, соры әрлән, Эверсман әрләне, дала чуары, сукыр әрлән) ареалының төньяк чиге, 9 төр (көрән аю, селәүсен, комагай, төньяк күнканаты, очкалак тиен, борындык, бакча йоклачы, кызгылт кыр тычканы, урман тычканы) ареалының көньяк чиге, 7 төр (җофар, кече көрәнтеш, тимгелле йомран, зур йоклач, урман йоклачы һәм чикләвек йоклачы, кара күсе) ареалының көнчыгыш чиге уза.
Кешенең хуҗалык һәм бүтән төрле эшчәнлеге флора һәм фаунага еш кына зыян китерә, мондый хәлдән котылу өчен махсус чаралар күрелә. Шул максатны күздә тотып, аерым терр-яләрдә һәм сулыкларда саклана торган мәйданнар: 20 саклаулык, 127 табигать истәлеге (ш.и. 63 сулык истәлеге), Идел-Кама саклаулыгы, Түбән Кама милли паркы, Иске Казан тарих-мәдәният һәм табигать музей-саклаулыгы, Биләр тарих, археология һәм табигать музей-саклаулыгы, Болгар тарих-архитектура саклаулыгы, "Озын Алан" тарих-мәдәният һәм табигать паркы (2002) һ.б. булдырыла. Саклаулыкларның гомуми мәйданы - 88,3 мең га (ТР терр-ясенең 1,3%).

Халкы.
ТРның төп халкы - татарлар (50% тан күбрәк); респ-када ш.у. руслар (42% чамасы), чуаш, мордва, мари, удмурт, башкорт һ.б. яши. Бер км2 га 56 кеше туры килә (2002). Шул ук елда мең кешегә 9,4 бала туган, 13,2 кеше үлгән. ТРда уртача гомер озынлыгы - 67,5 ел, ш.и. ирләр - 61,1, хатын-кызлар 74,5 ел яши (2000). Эш яшендәгеләр саны 2 млн. 122,6 мең кеше (гомуми санның 56,3%). Эшләүчеләрнең 14,1% - югары, 26% - махсус (һөнәри) урта, 47,1% - гомуми урта, 11,6% тулы булмаган урта белемле (2000).

Тарихи очерк.
Кешенең хәзерге Татарстан терр-ясе җирләренә килеп урнашуы борынгы палеолит дәверенә туры килә. Таш һәм бронза дәверләренең төрле археологик культураларына нисбәтле бик күп истәлекләр сакланган. Б.э.к. 8-3 йөзләрдә (тимер дәвере) Ананьино культурасы барлыкка килгән, аңа кергән кабиләләр бөтен Идел-Чулман төбәген биләгән. Б.э.к. 1 нче меңьеллыкның урталарында бу төбәкнең көнбатыш өлешенә Городец культурасы кабиләләре килеп төпләнгән. Чулманның түбән агымында табылган Пьянобор культурасы истәлекләре яңа эра башына туры килә. Халыкларның олуг күченеше дәверендә Урта Иделнең көнчыгыш төбәгенә Себер ягыннан төрки-угыр кабиләләре үтеп керә һәм алар Чулман буйларыннан Пьянобор культурасы кабиләләрен кысрыклап чыгара. 4 нче йөздән башлап Идел-Чулман буйларының күп өлешен утрак тормышлы Имәнкискә культурасы кабиләләре били, Пьянобор культурасы кабиләләре төбәкнең төньяк һәм төньяк-көнбатыш өлешендә генә кала. Бу төбәктә 6-8 йөзләрдә Төрки каганлык, Хәзәр каганлыгы һәм Бөек Болгар дәүләте культурасына якын төрки телле халыклар санының артуы күзәтелә. 9-10 йөзләрдә Иделнең урта өлешендә болгарлар беренче феодал мәмләкәт - Идел буе Болгар дәүләтен төзиләр. Анда игенчелек, һөнәрчелек (ш.и. металл эретү, кою), сәүдә итү, шәһәрләр төзү нык үсеш ала. Хуҗалыкта игенчелек һәм терлекчелек төп урынны алып тора. Төбәк крәстияннәре үз җир-милекләренең ирекле хуҗалары була. 922 елда Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгәч, халыкның рухи тормышы Шәрекъ мәдәнияте йогынтысында үсә. Идел буе Болгар дәүләтенең югары җитештерүчән матди һәм рухи үсеше Идел б-н Урал төбәкләре халыкларының көнкүрешенә һәм тормышына йогынты ясый. 1236-37 елларда Идел буе Болгар дәүләтен Батый хан гаскәрләре яулап алганнан соң бу җирләр Алтын Урда карамагына керә. Алтын Урда хакимияте дәверендә төрки телле халыкларның этник-мәдәни берләшүе - татар халкының формалашуына китерә (к. Татарлар) . 15 йөзнең 1 нче яртысында бу төбәктә Казан ханлыгы оеша, халкы Идел буе Болгар һәм Алтын Урда дәүләтләренең этник-мәдәни һәм иҗтимагый-икътисади традицияләрен дәвам иттерә. Казан ханлыгы дәверендә Идел-Урал буе татарларының этнос булып формалашуы төгәлләнә. Рус дәүләте б-н Казан ханлыгы арасында Идел-Урал төбәгендә һәм сәүдә юлларында хакимлек итү өчен туктаусыз көрәш бара һәм ул Казан ханлыгының яулап алынуы, җирләренең Рус дәүләтенә буйсындырылуы б-н тәмамлана (к. Казанның яулап алынуы). Төбәк б-н идарә итү эше Мәскәүдә оешкан Казан сарай идарәханәсенә тапшырыла. 1555 елда Казан епархиясе оештырыла, аның төп максаты - Идел-Урал буе халыкларын христианлаштыру. Чиркәү, монастырьлар төзү башлана. Мондагы җирләргә күпләп руслар күчерелә, бу исә җирле халыкның милли составы үзгәрүенә җитди йогынты ясый (к. Колонияләштерү). Татар халкы Казаннан, зур елга һәм олы юл буйларына урнашкан авыллардан куыла. 16-17 йөзләрдә татар халкының байтак өлеше яңа җирләргә - Чулман һәм Урал буе төбәкләренә күченеп утыра. Бу исә игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек, сәүдә итү кебек хуҗалык алып бару традицияләрендә өзеклекләр тудыра. Казан ханлыгындагы тарханлык һәм сөйургаллык урынына дәүләт, чиркәү-монастырь, патша сарае идарәсендәге эре җир биләүчелек формалары барлыкка килә. Төбәкнең төп халкы ясаклыларга әверелә. Татар аксөякләре йомышлылар (к. Йомышлы татарлар) катлавына кертелә, бер өлеше үзләренең элеккеге өстенлекләрен саклап калу өчен православиене кабул итә. җирләрнең тартып алынуы, мәҗбүри хезмәтнең, дини изүнең көчәя баруы татар халкының иҗтимагый-икътисади һәм мәдәни үсешендә каршылыклар тудыра, бу исә фетнәләр китереп чыгара (к. Җангали хәрәкәте, Крәстияннәр кузгалышы (1670-71), Батырша хәрәкәте (1755-56), Крәстияннәр кузгалышы (1773-75)). Нәтиҗәдә патша хакимияте сәяси ташламалар ясарга мәҗбүр була. 1773 елда Изге Синод барлык диннәрнең дә тигез хокуклы булуын раслаган фәрманын игълан итә, 1784 елда татар морзаларына да рус дворяннары хокукы бирелә.
1708 елда Казан губернасы төзелә. Аңа Урта Идел буе һәм Көнбатыш Урал җирләре керә. 20 мең чамасы кеше яшәгән Казан Россиядә эре һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләренең берсе була. Губернада мануфактура, вак һөнәрчелек нык үсеш ала, шулар җирлегендә 19 йөзнең 1 нче яртысында күн эшкәртү, сабын кайнату, шәм кою һ.б. эре сәнәгать пр-тиеләре оеша. Шәрекъ илләре б-н сәүдә итүне үз кулларына алган татар сәүдәгәрләре катлавы, татар эшкуарлары сыйныфы тернәкләнеп китә. 1860 елларда Россиядәге буржуаз реформалар капиталистик мөнәсәбәтләрнең үсеп китүе өчен уңай шартлар тудыра. Ә инде Столыпин аграр реформасы а.х. тармагында да капитализм үсешен тизләтә.
19 йөз ахырларына татар халкының милләт буларак формалашуы тәмамлана, милли буржуазия сыйныфы ныгып җитә. 1905-07 еллар рев-циясе татар халкының милли мәдәниятен һәм үзаңын үстерүгә, милли хокукый тигезлек, демократик ирек хәрәкәтенә көчле этәргеч бирә. Әлеге таләпләр беренче гомуммөселман сәяси партиясе - "Иттифакъ әл-мөслимин" программасына нигез итеп алына. Милли вакытлы матбугат басмалары ("Йолдыз", "Вакыт", "Азат", "Азат халык", "Ирек", "Таң йолдызы", "Нур", "Фикер", "Урал", "Казан мөхбире", "Әлгасрелҗәдид", "Шура", "Аң", "Мәктәп" һ.б. газета-журналлар), татар профессиональ театры (к. "Сәйяр") барлыкка килә.
1917 елгы Февраль һәм Окт. рев-цияләре вакытында татар халкының милли азатлык хәрәкәте аеруча нык җанлана: милли парламент - Милләт Мәҗлесе җыела. Милли Идарә, Милли Шура, Хәрби Шура һ.б. үзидарә органнары барлыкка килә. Идел-Урал Штатын төзүгә омтылыш ясала. Үзәк хакимиятнең каршылык күрсәтүе нәтиҗәсендә ул ният гамәлгә ашмый кала (к. "Болак арты республикасы"). Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасын төзү проекты игълан ителә, әмма ул проект та гамәлгә ашмый. Шулай булса да татар халкының үз дәүләтчелеген торгызуга беренче адым ясала: 1920 елның 27 маенда РСФСР составында Татарстан АССРны оештыру турындагы декретка кул куела.
Совет хакимияте елларында Татарстан авыл хуҗалыгы, күптармаклы сәнәгать, заманча фән һәм мәдәният үсеше өлкәләрендә алга киткән төбәккә әверелә. Республикада яшәүче татарлар һ.б. милләтләр мәдәнияте үсешендә бөтендөнья халыклары ирешкән мәдәни хәзинәләрне үзләштерү юнәлешендә зур адым ясала. Әмма 1920 елларның 2 нче яртысыннан Совет хөкүмәтенең рус булмаган милләтләргә карашы җитди үзгәрә: милләтләрнең милли-мәдәни үзенчәлеген чикләү сәясәте өстенлек ала, бу исә аларның телләрен һәм милли мәдәниятләрен үстерүгә зур зыян китерә. Алфавитның ике мәртәбә алыштырылуы (к. Алфавит), 1930-50 елларда Татарстанның үзендә һәм республикадан тыш төбәкләрдә татар вакытлы матбугатының, милли мәдәният учаклары, театрлар, уку йортларының бер-бер артлы ябылуы, мәктәпләрнең рус телендә генә укытуга күчерелүе милли мәдәниятнең үсешен нык тоткарлый.
ТАССР Югары Советы 1990 елның 30 августында республиканың сәяси статусын үзгәртә һәм "Татарстан ССРның дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация" кабул итә. 1991 елның 12 июнендә Татарстан Президентын сайлаулар уздырыла. 1992 елның 21 мартында республика күләмендә уздырылган Референдумда ТРның яңа дәүләт статусы билгеләнә. 1992 елның ноябрендә ТР Конституциясе кабул ителә. 1994 елда "Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында" шартнамәгә кул куела. 1995 һәм 1999 елларда ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлана. 2002 елның мартында ТР Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында ТР законы нигезендә ТР Конституциясенең РФ Конституциясенә тәңгәлләштерелгән яңа редакциясе раслана.

Халык хуҗалыгы.
Татарстан - икътисади һәм фәнни-техник потенциалы зур булган индустриаль-аграр респ-ка: нефть, химия, нефть химиясе, электр энергетикасы, машиналар төзү, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате, заманча а.х. алга киткән. ТР 6 икътисади районга бүленә: Идел алды, Казан, Кама алды, Төньяк-көнчыгыш Кама буе, Көнбатыш Кама аръягы, Көньяк-көнчыгыш Кама аръягы (к. Икътисади район). ТР икътисадында - 1698,4 мең, ш.и. сәнәгатьтә - 435,9 мең, авыл хуҗалыгында - 242,1 мең, төзелештә - 139,1 мең, транспорт һәм элемтә тармакларында 109,2 мең кеше эшли (2001).
Татарстан терр-ясендә беренче сәнәгать эшханәләре - күн эшкәртү, бакыр эретү мануфактуралары 17 йөздә барлыкка килә. 18-19 йөзләрдә Казан адмиралтействосына, Казанда постау, тукыма җитештерү, сабын кайнату, шәм кою пр-тиеләренә, Бондюг авылында химия з-дына нигез салына (к. Химия сәнәгате) һ.б. 19 йөзнең 2 нче яртысындагы иң эре пр-тиеләр: Шәм-стеарин, сабын кайнату, гөлсирин җитештерү һәм химия заводы, Алафузовларның завод-фабрикалар һәм сәүдә-сәнәгать ширкәте, Казан дары заводы. 19 йөз ахырында Казан губернасында 176 сәнәгать пр-тиесе булып, аларда 10,5 мең кеше эшләгән. Сәнәгать тармагында җитештерелгән продукциянең күп өлеше җиңел һәм азык-төлек сәнәгатенә туры килә (к. Җиңел сәнәгать).
Банк һәм кредит учреждениеләре оештырыла, Россия банкларының бүлекләре ачыла: Дәүләт банкы, Дворяннар җир банкы, Крәстияннәр җир банкы, Россия-Азия банкы, Азов-Дон банкы, Петроград халыкара коммерция банкы, Идел-Кама банкы һ.б.
Идел б-н Камада пароходларның даими рәвештә йөри башлавы сәүдә итүне җанландырып җибәрә (к. Кавказ вә "Меркурий", "Самолёт"). Казан губернасыннан ашлык, агач, химия тармагында җитештерелгән әйберләр, тукыма һәм күн эшләнмәләр күпләп читкә озатыла.
Окт. рев-циясеннән соң хосусый пр-тиеләр дәүләт милкенә әверелә, трестларга берләштерелә ("Металлотрест", "Текстильтрест", "Пищетрест", "Силикаттрест", "Электротрест", "Кожтрест" һ.б.). Сәнәгать б-н җитәкчелек итү эше ТАССР Халык Хуҗалыгы Советына тапшырыла.
Халык хуҗалыгын индустрияләштерү елларында элеккеге пр-тиеләр үзгәртеп корыла; 400 дән артыграк яңа машина һәм приборлар төзү, химия һәм җиңел сәнәгать, агач эшкәртү пр-тиеләре һ.б. тармаклар, төзелешнең индустриаль базасы булдырыла. Респ-ка машиналар һәм химия әйберләре җитештерүнең эре үзәгенә әверелә.
Бөек Ватан сугышы елларында СССРның көнбатыш өлкәләреннән респ-кага 70 тән артыграк сәнәгать пр-тиесе (Мәскәүдән С.П.Горбунов исем. авиация з-ды, 230 нчы з-д, 2 нче сәгать з-ды, Воронеждан 16 нчы авиация моторлары төзү з-ды, Ленинградтан Калинин исем. машиналар төзү з-ды, Киевтән теш дәвалау приборлары ф-касы һ.б.) эвакуацияләнә, шулар җирлегендә күп кенә эре яңа пр-тиеләр оештырыла: Казан төгәл машиналар төзү заводы, Казан медицина инструментлары заводы, "Электроприбор" заводы, Чистай "Восток" сәгать заводы.
Сугыштан соңгы елларда нефть чыгару бик тиз үсеп китә, 1970 елда аның еллык чыгару күләме 100 млн. т дан арта. 1943-2000 елларда респ-када барлыгы 2,9 млрд. т чамасы нефть алына. 1990 ел урталарыннан елга уртача 26 млн. т нефть чыгарыла. 1950 еллардан сәнәгатьнең тармак һәм терр-я структурасында җитди үзгәрешләр күзәтелә: машиналар төзү һәм металл эшкәртү, приборлар төзү, электр энергетикасы, нефть химиясе әйдәп баручы тармакларга әверелә. Машина төзү комплексларыннан иң эреләре: Кама автомобиль заводы, Казан авиация җитештерү берләшмәсе, Казан моторлар төзү берләшмәсе, Казан вертолёт заводы, Казан компрессор машиналары төзү заводы, Яшел Үзән суднолар төзү заводы.
Электр энергетикасының нигезен Зәй ГРЭСы (2400 МВт), Түбән Кама ГЭСы (1205 МВт), Казан, Чаллы, Түбән Кама җылылык эл. станцияләре (ТЭЦлар) тәшкил итә. ТР эл. станцияләренең гомуми куәте 7082 МВт (2000).
Химия һәм нефть химиясе сәнәгате икътисадның югары үсешкә ирешкән индустриаль тармагы, ул респ-ка сәнәгате җитештергән продукциянең 22% чамасын бирә (2000). Бу тармак җитештергән продукциянең төп өлешен ясалма каучук (39,6%), автомобиль шиннары (30,1%), пластмасса б-н ясалма сумала (13%) тәшкил итә. Химия сәнәгатенең иң эре җитештерү комплекслары: "Органик синтез", "Түбәнкаманефтехим", "Түбәнкамашин", С.М.Киров исем. Ясалма каучук заводы, Л.Я.Карпов исем. Химия заводы, "Тасма" берләшмәсе, Яңа Менделеев химия заводы Аҗләре.
1970-80 елларда җитештерүдә хәрби-сәнәгать комплексы пр-тиеләре шактый зур урын алып тора. Алар заманча җиһазлар, югары квалификацияле инженер-техник кадрлар б-н тәэмин ителгән була.
1960 еллардан төзелештә индустриаль ысуллар куллануга күчү нәтиҗәсендә сәнәгый төзелеш материаллары җитештерү бик нык тизләтелә. ТРның барлык эре шәһәрләрендә тимер-бетон блоклар җитештерү з-длары төзелә, 1960-90 елларда кирпеч сугу - 1,8 тапкыр, җыелма тимер-бетон конструкцияләр һәм детальләр җитештерү 7 мәртәбә диярлек арта. Әмма икътисади реформа елларында җитештерүнең гомуми күләме кискен кими һәм 1990 елда ул 74% булса, 2000 елда ни бары 18% тәшкил итә. 1990 еллардан башлап такта-брус материаллары җитештерү - 4,5, эшкә яраклы агач җитештерү 3,4 тапкыр кими. 2000 елда урман хуҗалыгында гына, 1998 ел б-н чагыштырганда, аерым төрләр буенча җитештерү күләме 11% тан 35% ка арта.
Урман, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгатендә агачны эшкәртү технологиясе камилләшә бара; 2000 елда ТРда 118,3 мең м3 такта-брус материаллары, 73,7 мең м3 фанера, 86,5 мең т картон җитештерелә, 416,5 мең м3 эшкә яраклы агач әзерләнә.
1960-80 елларда респ-ка ихтыяҗларын канәгатьләндерә алырлык азык-төлек сәнәгатенең индустриаль базасы булдырыла (к. Шикәр җитештерү сәнәгате, Ит эшкәртү сәнәгате, Сөт һәм сыр-май җитештерү сәнәгате, Икмәк пешерү һәм макарон сәнәгате). Азык-төлек пр-тиеләрендә 2000 елда 153,6 мең т шикәр комы, 41,4 мең т ит, 158,8 мең т сөт әйберләре (аертылмаган сөт исәбенә күчереп исәпләгәндә), 34 мең т кондитер әйберләре, 810,7 мең т он һәм 8734 мең дал эчемлек-шәраб җитештерелә.
1990 еллардан соц. хуҗалык итү системасында таркалу һәм базар икътисадына күчү процессы башлана, бу исә җитештерүнең кимүенә китерә. Мондый хәл бигрәк тә хәрби-сәнәгать комплексы пр-тиеләренә кагыла. Аларда продукция җитештерү - 23% ка, ш.и. хәрби заказлар җитештерү 86% ка кими.
1991-2000 елларда сәнәгатьнең барлык тармакларында, 1990 ел б-н чагыштырганда, җитештерү күләме 21% ка кими, ш.и. ул кимү ягулык сәнәгатендә - 20%, җиңел сәнәгать тармагында - 69%, урман, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгате тармакларында 18% тәшкил итә.
Химия, нефть химиясе, ягулык сәнәгатендә, электр энергетикасында артка чигенү 1995 елда туктатыла, продукция, ш.и. полиэтилен, ясалма каучук һәм сумала, компрессор җайланмалары җитештерү һәм нефть чыгару арта.
Респ-кадагы пр-тиеләр һәм оешмалар 100 дән артык чит ил б-н тышкы икътисади багланыш урнаштыра. Соңгы елларда ТР чит илләргә товар чыгарганда нигездә ерак чит илләрне күздә тотып эш итә. Товар әйләнешенең гомуми үсеш күләме 1995 елдагы 66,5% тан 2000 елда 93,2% ка кадәр арткан булса, шул чорда БДБ илләренә чыгарылган товар күләме 33,1% тан 6,8% ка кадәр кими.
2000 елда, 1992 ел б-н чагыштырганда, ТРның тышкы сәүдә әйләнеше 1,6 мәртәбә арта һәм аның күләме 3165,6 млн. долларга җитә, шуның 2858 млн. доллары БДБга кермәгән илләргә туры килә.
БДБ илләренә товар чыгару 190,6 млн. доллар, чит илләргә чыгарылган төп продукцияләрдән нефть - 63,5%, ясалма каучук - 5,6%, төрле җиһаз, машиналар, приборлар һәм транспорт җиһазлары 9% тәшкил итә.
Чит илләрдән респ-кага 362,9 млн. долларлык товар кайтарыла. Шул товарларның төп өлеше яңа җиһаз һәм машиналар, транспорт җиһазлары - 68,4%, кара металл һәм торбалар - 0,7%, азык-төлек товарлары - 5,1%. Респ-ка сатып ала торган товарлар башлыча Германия, Италия, Франция, АКШ, Төркия, Бразилия, Япония, Финляндия, Казакъстан, Украина, Үзбәкстаннан кайтарыла.

Авыл хуҗалыгы.
Төбәк халкы элек-электән игенчелек һәм терлекчелек б-н көн күргән, Идел буе Болгар дәүләте заманында ук җирне сабан б-н сөргән, мал асраган. А.х. продукциясе (икмәк, тире һ.б.), эчке ихтыяҗны канәгатьләндерүдән тыш, читкә дә чыгарылган. Гасырлар дәвамында әллә ни зур үзгәрешләр кичермәгән а.х. Окт. рев-циясеннән соң үзгәртеп корыла: җиргә хосусый милек бетерелә, күмәк хуҗалыклар (игенчелек ширкәтләре, а.х. коммуналары, к-злар, с-злар) оеша башлый. 1929-37 елларда авыл хуҗалыгында күмәкләштерү үткәрелә. 500 меңнән артык крәстиян хуҗалыгы урынына 3847 к-з һәм 51 с-з оеша. Авыл хуҗалыгына 5 меңнән артыграк трактор һәм 2 мең чамасы комбайн кайтарыла. Бөек Ватан сугышыннан соң колхозларны эреләндерү сәясәте башлана, икътисади артта калган к-злар җирлегендә яңа с-злар төзелә. 1991 елда респ-када 349 совхоз, 740 колхоз, 3 колхозара пр-тие, сәнәгать пр-тиеләре һәм оешмаларында 58 ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Авыл хуҗалыгында җитештерелгән азык-төлекнең болар өлешенә төшкән күләме: бөртеклеләр - 100%, бәрәңге - 25%, яшелчә - 66%, ит - 66%, сөт - 76,5%, йомырка - 64%. А.х.нда 38,8 мең трактор, 14,2 мең бөртеклеләрне уру комбайны эшләгән.
2000 елда республикада 4523,4 мең га а.х. җирләре исәпләнә, ш.и. 3493,4 мең га сөрүле җирләр, 990,8 мең га табигый печәнлек һәм көтүлекләр. Авылда яшәүчеләрнең ярдәмче хуҗалыкларында 136,2 мең га җир теркәлгән.
1990 елларда башланган җир һәм аграр реформалар нәтиҗәсендә күпчелек к-з, с-злар җирлегендә а.х. пр-тиеләренең яңа формалары (акционерлык җәмгыятьләре, кооперативлар, күмәк һәм фермер хуҗалыклары, төрле ассоциацияләр) барлыкка килә. Авыл хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүчеләр яки алар статусына якын торучылар кулына 2,5 млн. гадан артыграк җир хосусый милек буларак тапшырыла. 2000 елда ТРда барлык чәчүлек җирләр 2991,4 мең га, шуның 1543,6 мең гада бөртекле культуралар игелә, 1219,2 меңендә - терлек азыгы, 111,8 меңендә - техник культуралар, 116,5 меңендә бәрәңге б-н яшелчә үстерелә. Авыл хуҗалыгында җитештерелгән барлык продукциянең 53% игенчелеккә, 47% терлекчелеккә туры килә.
2001 елда барлык төр хуҗалыклардан җыеп алынган уңыш: бөртеклеләр - 6046,4 мең т (1 га дан уртача уңыш 36 ц), бәрәңге - 1314,1 мең т (1 га дан - 124 ц), шикәр чөгендере 958,9 мең т (1 га дан - 198 ц), яшелчә - 234,3 мең т (1 га дан - 162 ц) булган.
2001 елның башына барлык төр хуҗалыкларда җәмгысы 1194,6 мең баш мөгезле эре терлек, 749,6 мең баш дуңгыз, 476,5 мең баш сарык һәм кәҗә, ш.и. а.х. пр-тиеләрендә бу саннар шул ук тәңгәллектә 883 мең, 651 мең, 76,6 мең тәшкил итә.
2000 елда респ-када терлекчелек продуктларыннан итнең 52%, сөтнең 37,4%, йомырканың 42% шәхси хуҗалыкларда җитештерелә.
Авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрнең 100 гана исәпләгәндә, терлекчелек продукциясе җитештерү буенча Татарстан Идел буе өлкә һәм респ-калары арасында беренче урында бара.

Транспорт һәм элемтә.
Респ-када транспорт челтәре автомобиль һәм тимер юлы транспорты, Идел, Кама, Вятка, Агыйдел су юллары, авиация (һава юллары), торба үткәргечләр, шәһәр эл. транспорты юлларыннан гыйбарәт. Респ-ка терр-ясе буйлап Урал һәм Себерне РФнең үзәк өлкәләре, Европа илләре б-н тоташтырган магистраль тимер юллар, ш.у. Мәскәү-Казан-Уфа, Казан-Оренбург, Казан-Ульянов, Казан-Пермь кебек федераль әһәмияткә ия магистраль автомобиль юллары уза. 2000 елда Казан һава юллары аша ТРның 20 шәһәре һәм район үзәге б-н, РФнең һәм БДБ илләренең 70 шәһәре б-н элемтәдә тора. 1992 елдан ГФР, Төркия, Гарәп Әмирлекләре, Греция, Сурия, Болгария, Чехия, Словакия, Венгрия, һиндстан һ.б. илләргә махсус авиарейслар оештырыла. 2000 ел ахырына ТР терр-ясендә 1755 км тимер юл, 18777,5 км автомобиль юлы, 858 км су юлы, 152,3 км трамвай (янәшә ике юлны бергә кушып санаганда) һәм 95,9 км троллейбус юллары. 35 шәһәр һәм шәһәр тибындагы посёлокларда пассажирлар йөртә торган автобус юллары, 3 шәһәрдә (Казан, Чаллы, Түбән Кама) трамвай, ике шәһәрдә (Казан, Әлмәт) троллейбус юллары бар. Транспорт оешмаларын дәүләттән аеру, хосусыйлаштыру, акционерлаштыру алып барыла. 2000 ел башында барлыгы 199 транспорт оешмасы, шулардан 115 дәүләт, 11 хосусый, 59 катнаш һәм 14 муниципаль милек формасындагы транспорт оешмасы эшли. Барлык йөк күчерү күләменең 21% автомобиль, 15,4% тимер юл, 10,3% су транспорты б-н башкарылган.
ТР - нефть һәм газ үткәргечләренең илдә иң эре үзәкләреннән берсе. Республика аша БДБның Европа өлешенә һәм Көнбатыш Европага нефть үткәргечләре, Уренгой һәм Ямбургтан Көнбатыш Европага газ үткәргечләре уза, "Дуслык" нефть үткәргече Татарстанда башлана. ТР терр-ясендә газ үткәргеч торбалар озынлыгы 5106 км, нефть үткәргечләрнеке - 5862 км. 2000 елда респ-када ташылган йөкнең 52% торба үткәргечләр аша күчерелгән.
Респ-када 1538 элемтә пр-тиесе һәм бүлекчәсе эшли. Монтажланган чыбыклы һәм радиотелефон элемтә челтәре 1 млн. 74 мең номердан гыйбарәт. Респ-када кәрәзле радиотелефон элемтәсе AMPS, GSM-900, NMT-450 стандартларында эшли, җирле телефон элемтәсе абонентларга CDMA стандарты һәм радиотелефон чараларыннан файдалану мөмкинлеге бирә; хәрәкәттәге объектлар б-н җирдән радиаль системалы радио элемтәсе ("Алтай", MPT 1327 стандарты) эшли. ТРның барлык районнары да шәһәрара (халыкара) автоматик телефон элемтәсе б-н тәэмин ителгән.
Зоналар арасындагы элемтә тулаем саннар системасына күчерелгән, синхрон һәм плезихрон саннар иерархияләрен файдалана торган җепсел-оптик элемтә юллары үткәрелә. Кулланучылар карамагына заманча күпкырлы элемтә хезмәте (ISDN, мәгълүматны аеруча тиз тапшыру, телематик, ш.и. видеотелефон, Интернет, IP-телефония, интеллектуаль хезмәт) күрсәтү тәкъдим ителә. Барлык районнар респ-каның Бердәм мәгълүмат тапшыру челтәренә кертелгән. Интернетка тоташтыру хезмәтен 29 оператор-провайдер башкара. ТР халкын 4 телевизион программа (ОРТ, РТР, "Татарстан", "Яңа гасыр") б-н тәэмин итү 99,3% ка, коммерция телепрограммалары б-н тәэмин итү 70% ка үтәлә. ТРның барлык шәһәрләрендә кабельле телевидение булдырыла. ТРда элемтә өлкәсендә барлыгы 24 мең кеше эшли.

Төзелеш.
ТРда куәтле төзелеш индустриясе булдырылган. 1960-80 елларда тармактагы төп пр-тиеләр: "Камгэсэнергострой", "Камэнергостройпром", "Татэнергострой", "Татнефтегазстрой", "Татстрой", "Татагропромстрой". Алар тарафыннан зур йөк автомобильләре җитештерү буенча "КамАЗ" з-длары комплексы, Чаллы шәһәре (500 меңнән артык кеше), нефть химиясенең "Түбәнкаманефтехим", "Түбәнкамашин" кебек пр-тиеләре һәм Түбән Кама шәһәре (200 меңнән артык кеше), Зәй ГРЭСы, Миңлебай газ эшкәртү заводы, Яңа Менделеев химия заводы, Әлмәт торбалар заводы, Түбән Кама ГЭСы сафка кертелә. 1989 елда Юдино посёлогы янында Идел аркылы салынган күпер файдалануга тапшырыла. Биектау р-нындагы Шәпше һ.б. югары дәрәҗәле көнкүрешкә җайлаштырылган авыллар, Аксубайдагы, Тукай р-нындагы "Сосновобор" дуңгыз үрчетү, Минзәлә, Әлмәт р-ннары мөгезле эре терлек симертү комплекслары, "Юбилейная" (Лаеш р-ны), "Питрәч", "Казан" һ.б. кошчылык ф-калары, ш.у. "Майский" (Яшел Үзән р-ны), "Весенний" (Тукай р-ны) теплица комб-тлары сафка баса.
1990 елларның беренче яртысында төзелеш күләме шактый кимесә дә, соңгы елларда бу тармакта эшлекле җанлану күзәтелә. Гомуми мәйданы 1522 мең м2 булган торак йортлар төзү, ш.и. тузган торакны бетерү программасын үтәү барышында 362,9 млн. м2 торак файдалануга тапшырыла (2001).
Соңгы еллардагы иң эре төзелеш объектларыннан: Саескан Тавы авылы янында (Балык Бистәсе р-ны) Кама аша күпер салуның беренче чираты төгәлләнә һәм сафка баса (2002), Казанда метро төзү, меңьеллыкка әзерлек барышында башкаланың тарихи өлешен үзгәртеп кору һ.б. эшләр дәвам иттерелә.

Сәламәтлек саклау.
Казан губернасында халыкка мед. ярдәме күрсәтелә башлау 18 йөзнең соңгы чирегенә туры килә. 1775 елда беренче мәртәбә табиблек идарәләре оеша. 1786 елдан халыкка мед. ярдәме күрсәтү б-н җәмгыяви тәрбия күзәтчелеге (Приказ общественного призрения) шөгыльләнә. Казан (1806), Чистай (1830), Спас (1833) шәһәрләрендә беренче хастаханәләр эшли башлый. Земстволар тарафыннан фельдшерлык пунктлары һәм мәктәпләре, участок хастаханәләре булдырыла, санитария хезмәте күрсәтү юлга салына, участок табибе вазифалары кертелә. Казанда ачылган "Чәчәк салдыру институты" (1874) Идел буенда чәчәк авыруын бетерүдә зур роль уйный.
Казан ун-тының мед. ф-ты (1814 елда ачыла) сәламәтлек саклау системасын үстерүдә, ш.у. Идел буе, Урал, Себер һәм Урта Азия төбәкләре өчен табибләр әзерләүдә озак еллар бердәнбер үзәк булып санала. Төбәктә табибләр һәм дәвалау оешмаларының җитешмәве (1913 елда барлыгы 319 табиб), эпидемияләр б-н нәтиҗәле көрәшү мөмкинлеге бирми. Фәкыйрьлек, санитария эшенең түбән дәрәҗәдә алып барылуы, үз вакытында профилактик чаралар үткәрелмәве һәм мед. ярдәме күрсәтелмәве - 1930 елларга кадәр йогышлы авыруларның артуында төп сәбәпләрнең берсе. Бигрәк тә туберкулёз, дизентерия, бума ютәл, скарлатина, чәчәк, тимгелле һәм корсак тифы, трахома, корчаңгы авырулары киң таралган була.
Сәламәтлек саклау мәсьәләләре Совет хакимияте урнашканнан соң гына дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителә башлый. 1920 елда Сәламәтлек саклау халык комис-ты оештырыла (к. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы), дәвалау оешмалары б-н идарә итү бер үзәккә туплана, бала табу йортлары, колхоз хастаханәләре, табиблек участоклары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, белемле мед. хезмәткәрләре әзерләү өчен урта уку йортлары ачыла (к. Казан медицина-фармацевтика училищесе, Чистай медицина училищесе, Буа медицина училищесе һ.б.). Зур фәнни-тикшеренү ин-тлары һәм дәвалау учреждениеләре: Трахоматоз институты, Травматология һәм ортопедия үзәге, Казан медицина академиясе; "Иж минераль сулары", "Бәкер" курортлары; "Казан", "Крутушка", "Васильево" һ.б. санаторийлар оештырыла (1920-30 е ллар).
Респ-када 1940 елга 10 мең кешегә барлык мед. белгечлекләре исәбеннән 6,2 табиб, 18,5 урта белемле мед. хезмәткәре; хастаханәләрдә 36,2 урын туры килә. Бизгәк, трахома, чәчәк, скарлатина, корчаңгы кебек авырулар бетерелә.
Бөек Ватан сугышы елларында ТАССР яралыларны дәвалау һәм савыктыру үзәкләренең берсенә әверелә (к. Казан хәрби госпитале, Эвакуация госпитальләре). ҕирле һәм эвакуацияләнгән халык арасында йогышлы авырулар таралуга юл куелмый.
Сугыштан соңгы ун елда респ-када сәламәтлек саклау оешмаларының матди-техник базасы үсеп, ныгып китә. Чистай, Яшел Үзән, Алабуга, Менделеев шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә бер үк үрнәктәге проектлар б-н хастаханәләр төзелә.
1970-90 елларда Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе, Чаллы шәһәр хастаханәсе, 3635 урынга исәпләнгән 40 тан артык район үзәк хастаханәләре һәм дәвалау корпуслары сафка бастырыла, санаторийлар ("Ливадия", "Энҗе", "Якташ" - барлыгы 4215 урынлы 19 санаторий) һәм профилакторийлар (5150 урынлы 50 профилакторий) челтәре киңәйтелә. Гомуми хирургия, нейрохирургия, микрохирургия, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе, тукыма һәм әгъзалар күчерү, "ясалма бөер" үзәкләре һ.б. оеша.
1990 елларның 2 нче яртысыннан яңа хастаханәләр һәм поликлиникалар төзелә, искеләре яңартып корыла. 2001 елда шәһәр тибындагы Урыссу посёлогында (Ютазы р-ны) 50 стационар урынлы, 100 кеше кабул итә алырлык поликлиникалы Үзәк район хастаханәсе, Мамадыш шәһәрендә терапия корпусы, Чепья авылында (Балтач р-ны) 50 стационар урынлы, 100 кеше кабул итәрлек поликлиникалы хастаханә, Теләнче Тамак авылында (Тукай р-ны) 150 кеше кабул итә алырлык поликлиника, ш.у. төбәкара диагностик клиника үзәгенең (Казан) беренче чираты сафка баса (2000).
1990 еллар башыннан ТР халкының күпчелек өлешенең тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе түбәнәюе, экологик хәлнең бозылуы-үзгәрүе һ.б. сәбәпләр нерв системасы, сулыш әгъзалары (бигрәк тә туберкулёз), йогышлы (гепатит), тире-венерик, спид һ.б. авыруларның таралуына китерә.
ТР сәламәтлек саклау системасы үсешенең хәзерге этабында медицина страхованиесе һәм хосусый медицина хезмәте күрсәтү гамәлгә керә.

Халык мәгарифе.
Идел буе төбәгендә халыкны укырга-язарга өйрәтү Идел буе Болгар дәүләте заманында ук башлана. 16 йөз урталарына кадәр белем бирү гарәп, ислам дине традицияләре йогынтысында үсә. 10 йөз башларында фарсы сәяхәтчесе Ибне Рустә болгар "...авылларында... мәчетләрдә мөәззин һәм имамнар җитәкләгән башлангыч мәктәпләр бар", - дип яза. Болгарларның бер өлеше Бохара, Сәмәрканд, Багдад, Мерв һәм Шәрекънең башка мәдәни үзәкләрендә белем ала. Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласындагы (Шәһре Болгар) мәдрәсә урта гасырлар ислам дөньясында фәнни һәм гомуми белем бирү үзәкләреннән берсе буларак таныла. Идел буе Болгарында алга киткән мәгариф системасы Алтын Урда заманында тагын да үсә төшә. Казан ханлыгында да дини мәктәп һәм мәдрәсәләр челтәре киң җәелгән була. Шәкертләр ислам дине гыйлемен һәм кайбер дөньяви фәннәр (математика, география, тарих, астрономия, медицина) нигезләрен өйрәнә. Казан ханлыгын Рус дәүләте яулап алганнан соң (1552) мәчетләр саны бик нык кими. Алар каршындагы уку йортлары ябыла, халык кулында йөргән кулъязма китаплар юкка чыгарыла, татар халкының аң-белемгә омтылышы сүрелеп кала. Фәкать барлык диннәрнең дә тигез хокуклылыгын раслаган Изге Синод фәрманыннан (1773) соң гына хөкүмәт дини мәктәп-мәдрәсәләр ачуга элеккегечә үк комачаулык итми. 19 йөз ахыры - 20 йөз башында мәктәп-мәдрәсәләр, дөньяви уку йортлары барлыкка килү нәтиҗәсендә татар халкы арасында аң-белем алучылар саны ишәя.
18 йөздән төбәктә рус халык мәгарифе системасы оеша башлый (к. Казан архиерей славян-латин мәктәбе, Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе).
19 йөз урталарыннан төбәктәге авыл җирләрендә земство, министрлык, борадәрлек башлангыч мәктәпләре, шәһәрдә - өяз, соңрак шәһәр башлангыч мәктәпләре оештырыла.
Казан губернасында керәшен татарлары һәм рус булмаган башка халыкларның балаларын укыту өчен 1867 елда беренче 7 чиркәү-приход мәктәбе ачыла. 1891/92 уку елында аларның саны 61 гә җитә. Бер үк вакытта архиерей Изге Гурий борадәрлегенең православиеле миссионерлар мәктәпләре дә булдырыла. 1870 елдан Россия Мәгариф министрлыгы, патша хөкүмәтенең руслаштыру сәясәтен уздыру һәм империядәге рус булмаган халыклар арасында православиене тарату максатын күздә тотып, рус-татар мәктәпләрен ача башлый. 19 йөз ахырына аларның саны 57 гә җитә. Әлеге мәктәпләргә укытучылар әзерләү өчен Казан татар укытучылар мәктәбе (1876) ачыла. 1914 елда Казан губернасында хөкүмәт, земстволар һәм миссионер оешмалары хисабына 1826 башлангыч мәктәп, ш.и. 35 рус-татар мәктәбе (114700 укучы) эшли.
Татар халкында аң-белем тарату эшен мәхәлләләр, мәктәп-мәдрәсәләр үз өстенә ала. 19 йөзнең 2 нче яртысында Россия күләмендә аларның саны елдан-ел арта бара: Уфадагы Диния нәзарәте үз карамагына кергән Казан, Оренбург, Уфа, Әстерхан губерналарында һәм татар халкы яши торган башка өлкәләрдә 3750 мәхәллә (мәчет), 1569 мәктәп һәм мәдрәсәне хисапка ала. Казан губернасында исә 1860 елда - 430 мәктәп, 33 мәдрәсә булса, 1912 елда мәктәпләрнең саны 1088 гә җитә.
1870-80 елларда татар уку йортларында укыту-белем бирүнең эчтәлеген һәм ысулларын яңарту хәрәкәте башланып китә. Иске ысуллар б-н укыту йортлары б-н беррәттән яңа ысул б-н (к. Җәдитчелек) белем бирүче мәдрәсәләр барлыкка килә. Аларда, дин гыйльме фәннәреннән тыш, дөньяви фәннәр - математика, география, тарих, гарәп, фарсы, рус телләрен укытуга зур урын бирелә. 1914 елда мөселман уку йортларының гомуми саны 1 меңнән артып китә. 20 йөз башына Россиянең барлык төбәкләрендә татар халкының иң зур күпчелеге (80% чамасы) ана телендә укырга-язарга өйрәнә һәм белем ала.
20 йөз башларында Казанда һәм Россиянең башка шәһәрләрендә (Оренбург, Уфа, Троицк һ.б.) татар хатын-кызлары өчен беренче уку йортлары (к. Ләбибә Хөсәения мәктәбе, Фатиха Аитова гимназиясе) ачыла.
Окт. рев-циясенә кадәр Казан губернасында дәүләт карамагындагы 5 югары уку йорты (к. Казан университеты, Казан ветеринария институты, Казан руханилар академиясе, Казан укытучылар институты, Хатын-кызларның югары курслары) һәм 20ләп махсус урта белем бирү йорты гамәлдә була.
1917 елдан соң олы яшьтәгеләрнең укый-яза белмәвен бетерү буенча киң күләмле эш җәелдерелә. Халык мәгарифенең яңа (совет) системасын үстерүгә Ш.Г.Әхмәдиев, Ш.Г.Башкиров, А.А.Максимов, Н.К.Мөхетдинев, В.Я.Струминский һ.б. шактый өлеш кертә. Уку яшендәге балаларга гомуми мәҗбүри башлангыч белем бирүне гамәлгә кую - республикада халык мәгарифен үстерүдә иң зур казанышларның берсе. 1933/34 уку елыннан - 4 еллык башлангыч, 1955/56 уку елыннан - 7 еллык, 1959/60 уку елыннан - 8 еллык, 1976/77 уку елыннан мәҗбүри урта белем бирү гамәлгә ашырыла. Республикада татар һәм рус мәктәпләре б-н беррәттән мари, мордва, чуаш, удмурт мәктәпләре эшләп килә. Халыкның белем дәрәҗәсен күтәрүдә кичке эшче һәм авыл яшьләре мәктәпләре мөһим роль уйный. Халык мәгарифе учреждениеләре системасында уку йортлары һәм укучылар саны ягыннан икенче урында һөнәри-техник белем бирү уку йортлары булып, шуларның яртысы диярлек бер үк вакытта эшче һөнәре б-н бергә гомуми урта белем дә биреп чыгара.
1950-80 елларда Совет хакимиятенең рус булмаган халыкларны руслаштыруга һәм аларның ана телләрендә укуларына чик куюга юнәлтелгән сәясәт алып баруы нәтиҗәсендә республика халык мәгарифенә җитди зыян килә. 1990 еллардан ТРда халык мәгарифе системасын үзгәртеп кору - милли мәктәпләрне торгызу, яңа тип уку йортлары - гимназияләр, лицейлар, көллиятләр, дәүләти булмаган (җәмәгатьчелек, кооператив, хосусый, конфессия-рухани) белем бирү учреждениеләре оештыру киң таралыш ала. Мәктәпләр компьютерлар б-н җиһазлана (2001).
Бүгенге көндә ТР - РФдә махсус урта һәм югары белем бирү өлкәсендә иң зур үзәкләрнең, Казан ун-ты - Россиядә иң олуг югары уку йортларының берсе. 2000 елда ТРда 21 югары уку йорты (93,4 мең студент), 20 дән артык дәүләти булмаган югары уку йорты (ш.и. филиаллар, 14,1 мең студент) (к. Югары уку йортлары), 2001/02 уку елында 2513 гомуми белем бирү мәктәбе (557087 укучы), ш.и. 1144 татар мәктәбе (89161 укучы) эшли.

Фән.
Безнең төбәктә тупланган белемнәрне системага салырга омтылу Идел буе Болгарында ук башланган: тарих (Ягъкуб бине Ногман), дин гыйльме, әдәп, әхлак (Хуҗа Әхмәд, Борһанеддин Ибраһим бине Йосыф әл-Болгари, Сөләйман бине Дауд), ш.у. география, математика, астрономия, химия, медицина (Таҗетдин һәм Хәсән ибне Юныс әл-Болгарилар) өлкәсендә хезмәтләр билгеле. Монголлар яулап алганнан соң, Идел буе Болгарында фән үсеше тукталып кала. 13 йөз ахырларыннан Алтын Урданың башкаласы Сарай әл-Мәхрусә шәһәре мәдәни һәм фәнни тормыш үзәгенә әверелә: андагы гыйльми-рухани катлауның шактый өлешен Идел буе Болгарыннан чыккан кешеләр тәшкил итә. Дин гыйльме, математика, география, астрономия, медицина һ.б. фәннәр дә үсә. Н.Коперник б-н Дж.Брунога кадәр үк инде Сәйф Сараиның "Сөһәйл вә Гөлдерсен" (1394) поэмасында җирнең Кояш тирәли әйләнүе турында фикер әйтелә.
Яңа заман фәне хәзерге Татарстан терр-ясендә 18 йөзнең 1 нче яртысыннан үсә башлый. Петербург ФАнең системалы фәнни-тикшеренү эшләре планына Идел-Урал төбәген өйрәнү эше кертелә. 1730 елларда Г.Ф.Миллер, С.М.Гмелин һ.б., 1760 елларда И.И.Лепёхин, П.С.Паллас, И.И.Георги һ.б. катнашында үткәрелгән академик экспедицияләр нәтиҗәсе буенча Казан төбәге тарихына, этнографиясенә, мәдәниятенә караган хезмәтләр: П.И.Рычковның "Борынгы һәм урта заманнардагы Казан тарихына бер караш" - "Опыт Казанской истории древних и средних времён" (1767), Г.Ф.Миллерның "Казан губернасында яшәүче чирмеш, чуаш һәм арлар ише мәҗүси халыкларны тасвирлау" - "Описание живущих в Казанской губернии языческих народов, яко то черемис, чуваш и вотяков" (1791) һ.б. китаплар дөнья күрә.
Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе (1758), аннары Казан ун-ты (1804) ачылу фәнни интеллигенция кадрларын, ш.и. татарлардан да зыялы затлар (Н.М. һәм Л.Н.Ибраһимовлар, Хәлфиннәр һ.б.) әзерләү, ш.у. күп кенә фәнни мәктәпләр (к. Казан математика фәнни мәктәпләре, Казан астрономия фәнни мәктәбе, Казан метеорология фәнни мәктәбе, Казан химия фәнни мәктәбе, Казан мед. мәктәпләре, Казан геология фәнни мәктәбе, Казан лингвистика фәнни мәктәбе, Казан ветеринария фәнни мәктәпләре) эшен башлап җибәрү өчен нигез булып тора.
19 йөзнең 2 нче яртысында Казанда күп кенә фәнни җәмгыятьләр барлыкка килә - Казан табибләр җәмгыяте (1868), Табигыйәтчеләр җәмгыяте (1869), Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте (1878). Соңгысының эшендә татар галимнәреннән Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Әхмәрев актив катнаша. 19 йөз ахыры - 20 йөз башларында Казан Россиядә, Мәскәү б-н С.-Петербургтан кала, өченче зур фәнни үзәккә әверелә.
1920-30 елларда югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү оешмалары саны арта. 1919 елда Казан политехника ин-ты, 1920 дә Казан клиник ин-ты (ГИДУВ), 1921 дә Гыйльми Үзәк, 1922 дә Казан совет төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм урманчылык ин-тлары, 1926 да Казан чукрак-телсезләр ин-ты, Казан коммуналь төзелеш, Казан мед., Казан хим.-технол. һәм Казан энергетика ин-тлары, 1931 дә Казан юридик, финанс-икътисад һәм Казан укытучылар ин-тлары, 1932 дә Казан авиация ин-ты, 1939 елда ТАССР ХКС каршында Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү ин-ты (к. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) оештырыла. Тарих, этнография, археология, тел, әдәбият һ.б. белемнәрнең проблемаларын тирәнтен тикшеренү эшләре киң җәелә, бу мәсьәләләрне өйрәнүдә Җ.Җ.Вәлиди, Г.С.Гобәйдуллин, Г.Г.Ибраһимов, Н.Н.Фирсов, В.А.Богородицкий, В.Ф.Смолин, Г.М.Рәхим, Г.Ш.Шәрәф, Г.Ә.Нигъмәти, Г.Х.Алпаров, М.Г.Худяков, Н.Ф.Калинин, Н.И.Воробьёв һ.б. катнаша.
Бөек Ватан сугышы елларында СССР ФА гыйльми оешмаларының бер өлеше Казанга эвакуацияләнә (к. СССР Фәннәр академиясе), республика башкаласына 1884 фәнни хезмәткәр, ш.и. СССР ФАнең 93 хакыйкый һәм мөхбир әгъзасы күчеп килә, алар арасында И.П.Бардин, С.И.Вавилов, Б.Д.Греков, Н.Д.Зелинский, А.Ф.Иоффе, П.Л.Капица, М.В.Келдыш, В.А.Котельников, Г.М.Кржижановский, А.Н.Крылов, Л.В.Ландау, С.С.Намёткин, А.Н.Несмеянов, С.П.Обнорский, Л.А.Орбели, А.Е.Порай-Кошиц, Н.Н.Семёнов, С.Л.Соболев, Е.В.Тарле, А.Е.Ферсман, Я.И.Френкель, Е.А.Чудаков, О.Ю.Шмидт була. Күренекле галимнәр б-н бергә эшләү җирле фәнни кадрларның иҗади үсүенә, фундаменталь фәннәр өлкәсендә тикшеренүләр алып баруда активлашып китүенә ярдәм итә.
Казанда яңа төр кораллар эшләнә. В.П.Глушко, С.П.Королёв, В.М.Петляков, А.Н.Туполев һ.б. яңа тип хәрби самолётлар, реактив двигательләр, И.В.Курчатов, А.П.Александров һ.б. атом-төш коралы булдыру өлкәсендә эш алып баралар.
1945 елда СССР ФАнең Казан филиалы оештырыла (к. РФАнең Казан гыйльми үзәге). Ул биш фәнни-тикшеренү ин-тын - Биология, Геология, Физика-техника, Химия, Тел, әдәбият һәм тарих ин-тларын һәм су хуҗалыгы проблемалары, энергетика, фәнни-техник пропаганда бүлекләрен үз эченә ала (к. Казан биология институты, Казан физика-техника институты, Органик һәм физик химия институты, Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк институты, Тел, әдәбият һәм тарих институты). 1950-70 елларда башкалада һәм республиканың бүтән шәһәрләрендә күп кенә тармаклардагы зур фәнни-тикшеренү ин-тлары: Казан авиация технологиясе һәм җитештерүне оештыру институты, Үзәктән кугыч һәм роторлы компрессорлар институты, "ГИПО", Татарстан нефть машиналары төзү институты, Вакуум машиналары төзү институты, Махсус төр каучуклар институты ачыла, алар фундаменталь фәннәрне үстерүгә, ш.у. сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә күтәрелгән проблемаларны хәл итүгә әһәмиятле өлеш кертәләр. Күп кенә яңа зур фәнни мәктәпләр барлыкка килә (к. Хәрәкәт тотрыклылыгы теориясе Казан фәнни мәктәбе, Кайтма кырый мәсьәләләрнең Казан фәнни мәктәбе, Казан радиоспектроскопия фәнни мәктәбе, Казан гидроаэромеханика фәнни мәктәбе, җирасты гидромеханикасының Казан фәнни мәктәбе).
Татарстан галимнәре аеруча актуаль фәнни һәм халык хуҗалыгы өчен әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә шактый зур өлеш кертә. Алар тарафыннан физиканы, техниканы, югары молекуляр кушылмалар химиясен, нефть химиясен, табигый кушылмаларны, Татарстан һәм Урта Идел буеның җир астын, туфрак белемен, үсемлекләр физиологиясен, зоология, медицина, татар теле һәм әдәбияты белемнәрен, ТР тарихын һ.б. өйрәнү өлкәсендә күпкырлы эш алып барыла.
Фәнни казанышлары б-н киң танылган галимнәр: химия өлкәсендә - А.Е. һәм Б.А.Арбузовлар, Г.Х.Камай, П.А.Кирпичников, А.И.Коновалов, А.Н.Пудовик; физика-математика фәннәрендә - С.А.Альтшулер, А.Д.Дубяго, Б.М.Козырев, Б.Л.Лаптев, В.В.Морозов, Х.М.Мөштәри, А.П.Норден, М.Т.Нужин, А.З.Петров, һ.С.Салихов, Г.Г.Тумашев; биологиядә - А.М.Алексеев, Н.И.Ливанов, А.В.Кибяков, В.А.Попов, И.А.Тарчевский; геологиядә - И.Г.Йосыпов, Л.М.Миропольский, Р.Х.Мөслимев, Е.И.Тихвинская, В.П.Тронов; медицинада - С.М.Алексеев, В.Г.Груздев, И.В.Домрачёв, Д.М.Зөбәерев, М.К.Михайлов, Ю.А.Ратнер, Л.М.Рахлин, М.З.Сигал, Ә.Г.Терегулов, М.Х.Фәйзуллин, Л.И.Шулутко; авыл хуҗалыгы һәм ветеринариядә - К.Г.Боль, Б.И.Горизонтов, Х.Г.Гыйззәтуллин, В.П.Мосолов, Г.З.Равилев, А.П.Студенцов, М.П.Тушнов, И.В.Үтәй, Н.Җ.Хаҗипов, Р.Р.Хөсәенев, А.Г.Җиһаншин; гуманитар фәннәр өлкәсендә - Я.Г.Абдуллин, А.Г.Әхмәдуллин, Е.П.Бусыгин, М.И.Габдрахманов, М.Х.Гайнуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә.Ганиев, М.Г.Госманов, Х.Г.Госманов, И.П.Ермолаев, М.З.Зәкиев, Ә.Г.Кәримуллин, А.Л.Литвин, М.И.Мәхмүтев, Х.Й.Миңнегулов, Ш.Ф.Мөхәммәдъяров, Г.В.Мөхәммәтҗанова, Ә.Г.Мөхәммәдиев, М.К.Мөхәррәмев, Р.И.Нәфыйков, И.З.Нуруллин, Г.Ф.Саттаров, Ф.С.Сафиуллина, И.Р.Таһиров, Д.Г.Тумашева, Р.Г.Фәхретдинев, В.Х.Хаков, А.Х.Халиков, Г.М.Халит, Р.С.Хәкимев, М.Х.Хәсәнев, Н.Ш.Хисамов, Н.Г.Юзиев, Х.Х.Ярми.
Е.К.Завойский тарафыннан электрон парамагнит резонансы күренешен ачу дөньякүләм әһәмияткә ия казаныш санала.
1992 елда республикадагы югары уку йортлары, академик һәм тармак фәннәре җирлегендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оештырыла. Аның 7 бүлегендә тарих, филология, фәлсәфә, сәясәт белеме, психология, педагогика, сәнгать, хокук белеме, биология, медицина, математика, механика һәм машиналар төзелеше, физика, энергетика, җир турындагы фәннәр, химия һәм химия технологияләре һ.б. буенча әйдәп баручы белгечләр туплана. ТР ФАнең Көньяк-Көнчыгыш региональ фәнни үзәге (1998, Бөгелмә ш.) һәм Ульянов региональ бүлеге (1999) төзелә. 2002 елда ТРда 972 фән докторы һәм 5400 фән кандидаты, Россия ФАнең 4 хакыйкый һәм 6 мөхбир әгъзасы, ТР ФАнең 34 хакыйкый һәм 65 мөхбир, 10 шәрәфле әгъзасы эшли.
Республика галимнәре ТРның дәүләт икътисади һәм иҗтимагый алгарыш программасын, аның төп кануннарын, әйләнә-тирә мохитне саклау, җир асты, нефть һәм газ, мәгариф, фән һәм фәнни эшчәнлек хакындагы законнарны эшләүдә актив катнаша.
Татарстан галимнәре дөнья фәне б-н интенсив багланыш урнаштыра, 1990 еллар дәвамында Европа, Азия һәм Америка илләренең академияләре һәм фәнни үзәкләре б-н 20 дән артык килешү төзелә. Н.И.Лобачевский исемендәге халыкара бүләк, Е.К.Завойский исемендәге халыкара бүләк, Халыкара Арбузов бүләге, ш.у. ТР ФАнең күренекле галимнәр Ш.Мәрҗани, Г.Х.Камай, Х.М.Мөштәри, В.А.Энгельгардт, Ә.Г.Терегулов, К.Г.Боль, В.П.Мосолов исемендәге бүләкләр булдырыла.

Дин.
Татар халкының борынгы бабалары, уйдырма-хорафатларга ышанып, әйләнә-тирә дөньяны җанлы итеп күргәннәр. Аларның күзаллауларынча, төрле күренешләр б-н илаһи көчләр идарә иткән, күк алласы Тәңре - баш алла саналган (к. Мәҗүсилек). 8-9 йөзләрдә болгарлар җиренә ислам дине үтеп керә башлый. 922 елда Идел буе Болгарында ислам дәүләт дине дип игълан ителә. Шуннан соңгы татар дәүләтләрендә ислам дине рухи-мәдәни вазифаны башкарып килә. 16 йөздә татар ханлыкларын Рус дәүләте үзенә буйсындырганнан соң, татар халкы мәктәп-мәдрәсәләрен, мәхәлләләрен, руханиларын югалта, рухи тормышы фәкыйрьләнә бара. Патша хөкүмәте һәм православие чиркәүләре тарафыннан дини һәм милли эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә мөселман халыклары күп тапкырлар баш күтәрергә мәҗбүр була. 1773 елда Синод фәрманы басылып чыга, 1788 елда Уфа шәһәрендә мөселманнарның Диния нәзарәте оештырыла (к. Россия һәм БДБның Европа илләре мөселманнары Үзәк диния нәзарәте), бу инде ислам диненең рәсми танылуын аңлата. 1992 елга кадәр бу нәзарәт Эчке Россия һәм Себер мөселман җәмгыятьләренә җитәкчелек итә. 20 йөз башында Казан губернасында гына да 1152 мәчет эшли.
16 йөзнең 2 нче яртысында төбәктә христиан дине тарала башлый. 1555 елда Казан епархиясе оештырыла (к. Христианлаштыру сәясәте). 20 йөз башында Татарстан терр-ясендә Казан, Вятка, Самара, Сембер һәм Уфа епархияләренә караган 600 православие мәхәлләсе һәм 30 монастырь эшләп килә.
Совет дәүләтенең дин өлкәсенә кагылышлы сәясәте РСФСР ХКСның "Чиркәүне дәүләттән һәм мәктәпне чиркәүдән аеру турында"гы ("Об отделении церкви от государства и школы от церкви", 1918) декреты һ.б. документлар б-н билгеләнә. Диннең җәмгыять тормышына йогынтысы шактый чикләнә. 1980 еллар ахырына Татарстанда теркәлгән 38 дини җәмгыять кенә кала (18 мөселман, 15 православие, 1 протестант һ.б.).
1990 еллар башыннан дини конфессияләрнең эшчәнлекләрен җәелдерү өчен яңа мөмкинлекләр туа. 1992 елда Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте төзелә һәм ул 2001 елда рәсмиләштерелгән 804 мөселман җәмгыятен берләштерә. Казан епархиясенә 175 дини җәмгыять керә. ТРда православиенең иске тәртип тарафдарлары (старообрядчылар), католиклар, лютераннар, баптистлар, адвентистлар, яһүдиләр, буддистлар һ.б. дини җәмгыятьләре дә бар. 1990 елларда Баһавия, Әхмәдия, Соңгы Гаһед һ.б. дини хәрәкәт һәм агымнар тарала башлый.

Әдәбият.
Татар әдәбияты халык авыз иҗатына, төрки халыкларның әдәби байлыгын тәшкил иткән урта гасырлардагы гомумтөрки мәдәни язма ядкәрләргә (С.Бакыргани, Й.Баласагуни, М.Кашгари, С.Йүгнәки, Ә.Ясәви һ.б.) барып тоташа.
Идел буе Болгар дәүләте мәдәниятенең олуг ядкәре - Кол Галинең мәшһүр "Кыйссаи Йосыф" поэмасы.
Татар әдәбиятының үсешендә Алтын Урда дәвере мөһим урын алып тора. Ул заманда иҗат ителгән гуманистик әсәрләр: Н.Рабгузиның "Кыйссасел-әнбия", Котбның "Хәсрәү вә Ширин", Мәхмүд Болгариның "Нәһҗел-фәрадис", Хисам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан", Сәйф Сараиның "Гөлестан бит-төрки" һәм "Сөһәйл вә Гөлдерсен" поэма һәм дастаннары.
Алтын Урда җимерелгәннән соң Казан каласы татар мәдәнияте үзәгенә әверелә. Бу дәвер нәфис әдәбиятта Мөхәммәдъяр, Өмми Камал һәм Колшәриф иҗатлары б-н характерлы.
1552 елда Казан ханлыгы тар-мар ителгәч, татар халкын мәрхәмәтсез изү башлана, әдәби хәрәкәт исә рухи торгынлык кичерә, дини суфичылык юнәлеше өстенлек ала. 17 йөзнең 2 нче яртысыннан башлап Мәүла Колый, Утыз Имәни, Әбелмәних Каргалый, һибатулла Салихов, Шәмсетдин Зәки, Гали Чокрый һ.б.ның иҗатларында әдәплелек вә инсафлылык өлгесе булырдай образ тудыруга омтылыш ясала; түрәләрнең кимчелекләре тәнкыйтьләнеп, гуманизмга мәдхия җырлана.
18-19 йөзләрдә татар әдәбиятында Шәрекъ романтизмы традицияләре өстенлек ала. 19 йөзнең 2 нче яртысыннан реализм яңа ысул буларак кабул ителә. Бу юнәлештә шигърият өлкәсендә - Г.Кандалый, Акмулла, Я.Емельянов; прозада - М.Акъегетзадә, З.Бигиев, Р.Фәхретдин, Ф.Кәрими; драматургиядә Г.Ильяси, Ф.Халидиларның иҗаты зур роль уйный.
20 йөз башында татар әдәбиятында яңа иҗади юнәлешләр һәм әдәби ысуллар барлыкка килә. Моңарчы яшәп килгән жанрлар камилләшә, әдәбият мәйданында яңалары пәйда була, әсәрләрнең тематикасы киңәя, вакыйгаларны сәнгатьчә мавыктыргыч һәм кызыклы итеп тасвирлау төп урын ала, әдәби тәнкыйть әдәбиятның зарури бер өлешенә әверелә. Каләм осталары (Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Дәрдемәнд, М.Гафури, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Г.Камал, Ш.Камал, С.Рәмиев, Ш.Бабич, М.Фәйзи һ.б.), Шәрекъ, Көнбатыш Европа һәм рус әдәбиятлары туплаган тәҗрибәне һәм алар ирешкән казанышларны иҗади файдаланып, сәнгатьчә югары сыйфатлы әсәрләр тудыруга ирешәләр.
1917 елдан соң СССР халыкларының әдәбиятлары коммунистик идеология кысаларында үсә. Электән калган мәдәни мираска, милли әдәбиятларга кимсетеп карау, 1930 еллардагы репрессияләр, 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында югалтулар, башка сәбәпләр аркасында татар әдәбияты бик күп талантлы иҗат әһелләреннән мәхрүм кала; язучыларның рухи эзләнүләре мәгълүм идея кысаларына бикләнә, иҗади мөмкинлекләре чикләнә. Әмма әдипләр шул шартларда да элек-электән әдәбият алдына куела килгән вазифаны үтәү җаен табалар. 1920-40 елларда Г.Ибраһимов, Ф.Бурнаш, К.Нәҗми, һ.Такташ, К.Тинчурин, М.Галәү, Ш.Усманов, Х.Туфан, Г.Кутуй, М.җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим, Н.Исәнбәт һ.б. әдәби хәрәкәтнең алгы сафына чыга. Алардан соң Г.Бәширев, А.Шамов, И.Гази, Ә.Фәйзи, Ф.Хөсни, М.Әмир, Ә.Еники, С.Хәким, Н.Арсланов, Ә.Ерикәй, С.Баттал, Ә.Исхак, С.Урайский, Г.Галиев, Г.Әпсәләмев, Х.Вахит, А.Расих һ.б., шул ук елларда эмиграциядәге татар язучылары Г.Исхакый, Һ.Габдүш, С.Гыйффәт-Уган татар әдәбиятының Окт. рев-циясенә кадәрге традицияләрен дәвам иттерәләр.
1960 еллардан үткәннәргә яңача карарга, бүгенгене тасвирларга мөмкинлек туа. Татар әдәбиятының бу этабында Р.Төхфәтуллин, Ә.Давыдов, А.Гыйләҗев, Ш.Мөдәррис, Г.Ахунов, Н.Фәттах, Х.Камал, Ә.Баян, Г.Афзал, Э.Касыймов, Ш.Бикчурин, М.Шабаев, Ш.Галиев, И.Юзеев, Ш.Хөсәенев, Б.Камалов кебек "алтмышынчы елгылар" үзләре яшәгән заманның мөһим иҗтимагый һәм әхлакый мәсьәләләрен күтәреп чыгалар. 1970-80 елларда И.Нуруллин, М.Мәһдиев, Т.Миңнуллин, Ф.Яруллин, М.Юныс, М.Хәбибуллин, Ә.Галиев, С.Сөләйманова, Мәхмүт Хәсәнев, Р.Харис, Р.Фәйзуллин, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗанов, Рәшит Әхмәтҗанов, М.Әгъләмев, В.Нуруллин, Р.Батулла, М.Гали, Ә.Гаффар, З.Хәким, Ә.Рәшитев, Л.Шагыйрьҗан, Х.Әюп, М.Маликова, Р.Гатауллин һ.б. иҗади активлык күрсәтәләр.
1990 еллардан башлап халкыбызның гасырлар дәвамына сузылган тарихи вә мәдәни мирасына игътибар елдан-ел көчәя. Н.Фәттах, М.Хәбибуллин, Җ.Рәхимев, В.Имамовларның романнарында тарихи темалар уңышлы яктыртыла. И.Салахов, А.Гыйләҗев, Г.Тавлин, Р.Мөхәммәдиев, Р.Кәрәмиләрнең әсәрләрендә тоталитаризм, репрессияләр чорында шәхеснең фаҗигасе һәм аның үз абруен саклап калырга омтылуы тасвирлана. Әдәбият белеме исә берьяклы идеология б-н сугарылган методологик ысуллардан арына бара, әдәби күренешләргә һәм тенденцияләргә фәнни һәм объектив бәя бирергә омтыла.

Китап басу.
Күп кенә башка халыклардагы кебек, татар милләтендә дә китап басу барлыкка килгәнче кулъязма китаплар гамәлдә булган. Аларны матур язу осталары - каллиграф-хаттатлар күчереп тараткан. Татарда басма сүз тарихы исә, Пётр I Иранга яу б-н барганда язылган Манифестның татарча тәрҗемәсе басылудан (1722) башлана. Ул Әстерхан шәһәрендә, императорның юл (поход) басмаханәсендә нәшер ителә. Бу эш императорның киңәшчесе кенәз Д.К.Кантимер (1673-1723; чыгышы б-н кырым татары) һәм тәрҗемәчесе К.М.Тәфкилев тарафыннан башкарыла. 1785 елда С.-Петербургта гарәп шрифтында татар телендәге беренче китап - "Русия империясендә вилайәтләрнең низам вә тәртибе..." - дөнья күрә. Казанда беренче басмаханәне 1801 елда А.Бурашев ача (к. Азия басмаханәсе). Казан губерна идарәсе (1807), Казан ун-ты (1809) каршында басмаханәләр, Л.Шевиц, Р.Сәгыйдев, Ш.Яхин, К.А.Тилли, Г.М.Вечеслав һ.б.ның хосусый басмаханәләре ачылу татарча китап бастыруны тагын да көчәйтә. Басмаханәләрдә татар телендә әдәби һәм дини китаплар, шәмаилләр һ.б. чыгарыла. 19 йөзнең 1нче яртысында нәшер ителгән китаплар саны буенча Казан Россиядә, Мәскәү б-н С.-Петербургтан кала, өченче урынны алып тора. 19 йөз ахырында Казанда 15 ләп басмаханә исәпләнә, ел саен гомуми тиражы 1,5-2 млн. данә тәшкил иткән 140-180 исемдә татар китабы дөнья күрә. Аларның тематикасы төрле өлкәләргә карый: педагогика, медицина, хокук, тарих, табигать фәннәре, ислам дине фикер ияләренең дингә, фәлсәфәгә һәм тарихка багышланган әсәрләре, сүзлекләр, үзөйрәткечләр.
20 йөз башында басмаханәләр саны тагын да арта, Казанда һәм татарлар яшәгән күп шәһәрләрдә (Оренбург, Уфа, Әстерхан, С.-Петербург, Мәскәү һ.б.) китап нәшер итү һәм сату ширкәтләре барлыкка килә (Кәримевләрнең китап сату фирмасы, "Сабах", "Милләт", "Мәгариф" һ.б.). Татар китапларын бастыру эшендә Казанда Б.Л.Домбровский, В.В.Вараксин, И.В.Ермолаева, Оренбургта "Кәримев-Хөсәенев китап ширкәте", С.-Петербургта Ильяс Бораганский, Троицкида "Хезмәт" нәшрияты, Орскида "Шәрекъ", Эстәрлетамакта "Каләм", Мәскәүдә Карамышев нәшриятлары һ.б. басмаханәләре зур тырышлык күрсәтәләр. 1910 елда Казанда 26 басмаханә була, аларда 1000 нән артык исемдә китап, ш.и. 418 татар китабы дөнья күрә (гомуми тиражы 586,8 мең данә). Россиядә нәшер ителгән татар китапларының 85% ка якыны Казанда басыла. Дөньяви эчтәлекле, уку-укыту һәм матур әдәбият китаплары арта. Фәнни басмалар арасында беренче урынны Р.Фәхретдин, М.Рәмзи, һ.Атласи, Г.Әхмәрев, Х.Фәйзиләрнең гомуми һәм милли тарихка караган әсәрләре алып тора. М.Бигиев, З.Камали, З.Кадыйри, Габдулла Буби, Р.Фәхретдин һ.б. тарих һәм ислам фәлсәфәсенә караган хезмәтләре басылып чыга.
Татар китапларының бизәлеш һәм басылыш дәрәҗәсенең үсүе Ибраһим Юзиев, М.Идриси, Г.Камалларның эшчәнлегенә бәйле. Г.Камал татар басмаханәләре өчен 30 га якын яңа төр хәреф язылышын гамәлгә кертә. Татар басмаларын рәсемнәр б-н бизәү 19 йөз ахырында башлана һәм 20 йөз башында киң тарала.
Окт. рев-циясеннән соң басмаханәләр дәүләт карамагына күчерелә һәм эреләндерелә. Китап басу тулысынча дәүләт һәм партия органнары күзәтүендә башкарыла. Госиздатның Казан бүлеге оеша (1919). Күбесенчә сәяси, уку-укыту һәм фәнни-популяр әдәбият нәшер ителә. Барлык китапларның 50% тан артыгы татар телендә чыга. 1960-90 елларда республикада Татарстан газета-журналлар нәшрияты төзелә, "Мәгариф", "Фән" кебек яңа нәшриятлар оештырыла, соңрак "Иман", "Татар китабы", "Милли китап", "Рухият", "Матбугат йорты", "Раннур" һ.б. нәшриятлар барлыкка килә. Казан бүгенге көндә дә эре полиграфия үзәге булып кала. Татарстан китап нәшриятының 1921 елда оешкан библиография бүлеге Татарстан Республикасы китап палатасы өчен нигез була.

Массакүләм мәгълүмат чаралары.
Казанда рус телендә нәшер ителгән беренче вакытлы басма - "Казанские известия" г-тасы (1811), соңрак "Казанский вестник" айлык журналы басыла башлый (1821). Беренче гыйльми басма - "Учёные записки Казанского университета" (1834). 1838 дән "Казанские губернские ведомости" исемле рәсми газета чыга. 1900 елда Казанда рус телендә чыккан 21 вакытлы басма теркәлгән.
Татар телендә газета һәм журнал чыгару эше патша хөкүмәте тарафыннан озак еллар буена тоткарланып килә, бу юнәлештәге омтылышлар (К.Насыйри, Г.Ильяси, Ш.Әхмәрев, З.Рәмиев һ.б.ның үтенечләре) һәр очракта кире кагыла. Татарча беренче көндәлек матбугат барлыкка килгәнче (1905), татар халкының зыялы катлавы гарәп илләрендә, Төркиядә, Кавказда чыккан вакытлы матбугатны ("Шәркы рус", "Хәят") алдырган, И.Гаспралының Бакчасарайда 1883 елдан бирле чыккан "Тәрҗеман" г-тасын һәм рус матбугатын укыган. Татар телендә беренче газета "Нур" исә 1905 елның 2 сентябреннән Петербургта нәшер ителә башлый. Аннан "Казан мөхбире", "Фикер" (Уральск), "Йолдыз" (Казан), "Өлфәт" (С.-Петербург), "Вакыт" (Оренбург), "Борһане тәрәккый" һ.б. газета һәм журналлар бер-бер артлы мәйданга килә. Казанда 1900 елдан 1917 елның февраленә кадәр рус телендә төрле елларда 36 газета һәм журнал, татар телендә 23 газета һәм журнал басылган. Казаннан тыш, Әстерхан, Мәскәү, Минзәлә, Оренбург, С.-Петербург, Самара, Саратов, Сембер, Ташкент, Троицк, Уфа һ.б. шәһәрләрдә татар телендә күп кенә вакытлы матбугат басмалары нәшер ителгән.
ТАССР төзелгәннән соң матбугатның яңа структурасы формалаша: 1920 еллар ахырында күптиражлы газеталар, 1930 елларда шәһәр, район-шәһәр, район газеталары барлыкка килә. 1980 еллар ахыры - 1990 еллар башында иҗтимагый-сәяси тормышны үзгәртеп-кору барышында ТР матбугаты, бигрәк тә милли матбугат сан һәм сыйфат ягыннан үсеш ала. 2001 елның башында республикада 381 вакытлы басма чыга, ш.и.: 288 газета һәм 75 журнал, елга бер чыга торган 2 журнал, 4 альманах, 6 белешмәлек, 5 бюллетень, 1 каталог; ш.и. татар телендә 42 газета һәм 7 журнал, рус телендә 158 газета һәм 41 журнал теркәлә. Бер үк вакытта татар һәм рус телләрендә 76 газета, 18 журнал чыга. Чуаш һәм удмуртлар тупланып яшәгән урыннарда шул халыклар телендә газеталар чыгып килә. Газета һәм журналларның 27% - дәүләт органнары, калганнары - Аҗләр, кече пр-тиеләр, гыйльми учреждениеләр, уку йортлары, аерым шәхесләр, иҗтимагый оешмалар һәм хәрәкәтләр катнашында басыла. ТРда "Ватаным Татарстан", "Республика Татарстан", "Татарстан яшьләре", "Молодёжь Татарстана", "Сабантуй", "Сувар". "Татарские края" - "Татар иле" һ.б. республика газеталары, "Казан утлары", "Татарстан", "Мирас", "Научный Татарстан", "Гасырлар авазы-Эхо веков", "Мәгариф", "Идел", "Сөембикә", "Казань", "Чаян" журналлары нәшер ителә.
1918 елның 20 мартында Казан кабул итү радиостанциясен эшләтүгә керешкәннән соң Татарстанда радиотапшырулар тарихы башланып китә. 1918-19 елларда Тәтеш, Спас, Бөгелмә, Минзәлә, Чистай шәһәрләрендә радио кабул итү станцияләре сафка кертелә. 1919 елда Радиотелеграф оешмаларының Казан базасы булдырыла. 1921 елның маенда Казанда Россиядә беренче тавышкөчәйткеч куела. Татарстанда татар һәм рус телләрендә беренче радио тапшырулары 1927 елның 7 ноябреннән, чуаш телендә 1933 елдан алып барыла. 1997 елның августыннан Мәскәү, С.-Петербург, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш юнәлешләрендә 20, 31 һәм 49 м радиодулкыннарда тапшырулар башлап җибәрелә.
Татарстанда телевидение тапшырулары 1959 елда башлана. Республикада телевидение тапшыруларын "Татарстан" Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе алып бара. 2002 елда Казанда һәм ТРның башка шәһәрләрендә 60 компания эшли (шуның 21 - телевидение, 29 - радио һәм 10 - телерадио компанияләре). 20 компания ТРның Телерадиотапшыручылар ассоциациясенә берләшкән. Казанда телеүзәк бар, төп җирле телеканаллар: "Эфир", "Вариант", "СТС-Казань". ТР терр-ясендә гомумроссия каналларыннан ОРТ, "Россия", НТВ һәм "Культура" каналлары кабул ителә. 2001 елдан "ТНВ" республика компаниясе тапшырулар алып бара.

Архитектура.
Татарстанда архит-раның төбәк һәм милли аерымлыклары шәһәрләр төзелешендә (к. Шәһәр төзелеше), архит-ра төрләрендә, конструкция, стиль, сәнгатьчәлек һ.б. үзенчәлекләрендә фәнни-гамәли чагылыш таба. Халыкның архит-радагы милли үзенчәлекләре ш.у. мәдәнияткә дә бәйле.
Борынгы дәвер архит-расына бу якларда яшәгән фин-угыр һәм төрки кабиләләрнең иң гади ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен төзелгән торак, хуҗалык һәм дини корылмалар хас. Идел буе болгарлары ислам динен кабул иткәннән соң, Урта Идел буйларына мөселман илләрендәге бина һәм корылмаларның традицион архит-расы үзенчәлекләре үтеп керә (к. Болгар җамигъ мәчете, Кече манара, Хан төрбәсе, Кара пулат, Ак пулат, Көнчыгыш төрбә һ.б.), ә инде Алтын Урда һәм Казан ханлыгы заманында ул үзенчәлекләр ныклап канат җәя. Архит-ра конструкциясе үзенчәлекләре төбәктәге төзү материалларына (агач, акташ, балчык кирпече һ.б.) һәм аларны куллану ысулларына бәйле.
Россия дәверендә рус архит-расы шәһәр төзелешендә яшәп килгән җирле үзенчәлекләрне кысрыклап чыгара, Көнбатыш Европа архит-расы стильләре өстенлек ала (к. Барокко, Классицизм). Дини, җәмәгать һәм торак биналар коруда яңа типология хөкем сөрә (к. Чиркәүләр, Монастырьлар). Милли архит-ра башлыча халык архит-расында сакланып кала (к. Татар халык архитектурасы).
18 йөзнең 2 нче яртысында Россиядә ислам диненә сәяси мөнәсәбәт үзгәргәннән соң яңадан мәчетләр салына башлый. Милли архит-ра илдә хөкем сөргән рус архит-расының йогынтысында бара (к. Казан мәчетләре). Шулай да корылмаларның төрләрендә, урын сайлауда, стиль алымнарында милли традицияләр саклана. 18 йөзнең 2 нче яртысында башкаладан Казанга беренче проф. арх. В.И.Кафтыревны җибәрәләр һәм ул Казанның беренче генпланын төзи. 18 йөзнең ахыры - 19 йөзнең 1 нче яртысында Казан губернасында талантлы архитекторлар: И.П.Бессонов, Ф.Е.Емельянов, М.П.Коринфский, П.Г.Пятницкий, А.И.Песке, Ф.И.Петонди, А.К.Шмидт һ.б. эшли. 19 йөзнең 2 нче яртысыннан Шәрекънең мөселман мәмләкәтләре архит-расы йогынтысы яңадан сизелә башлый (к. Шамил йорты, Әҗем мәчете). Бу яклардагы рус милли архит-расында шул замандагы мәгълүм ысуллар (стиль юнәлешләре) үзенчәлекле кулланыш таба (к. Эклектизм, Модерн). 19 йөзнең 2 нче яртысы - 20 йөзнең башында архитекторлар П.Е.Аникин, В.К.Бечко-Друзин, С.В.Бечко-Друзин, П.Т.Жуковский, Ф.Н.Малиновский, К.Л.Мюфке, И.Н.Колмаков, К.С.Олешкевич, П.И.Романов, Г.Б.Руш, В.А.Трифонов, Л.К.Хрщонович, П.В.Тихомиров һ.б. әнә шул стиль юнәлешләрендә иҗат итә.
Совет заманында И.Г.Гайнетдинев, М.К.Игъламов кебек беренче проф. милли архитекторлар үсеп чыга. Биналарны яшәү өчен кулайрак, зур күләмле итеп һәм бер үк стильдә кору үтеп керә башлый. Шәһәр архит-расы тулаем унификацияләүгә кайтып кала. 20 йөздә сәнәгать һәм техниканың алга китүе нәтиҗәсендә яңа төр корылмалар төзелә. Бу дәвердәге архит-раның җирле үзенчәлекләре фәкать биналарның тышкы бизәлешендә чагыла. Корылманы тулаем милли үзенчәлекле итеп төзү авыл җирендә генә саклана. Архит-раның үсешенә архитекторлар Ә.Г.Бикчәнтәев, И.А.Вәлиев, Р.М.Мортазин, П.А.Саначин, Г.И.Солдатов, Р.С.Насыйров, А.А.Спориус, Ә.Х.Белостоцкая һ.б. зур өлеш кертә. С.С.Айдаров исә архит-ра реставрациясе мәктәбен булдыруга күп көч куя. 1960 еллар азагыннан алып Казанның үзендә проф. архитекторлар әзерләү эше алып барыла; И.Ш.Әсәдуллин, Г.А.Бакулин, В.Е.Балицкий, Р.В.Билалов, И.Д.Галанин, В.П.Логинов, И.Г.Нургалиев кебек әйдәп баручы архитекторлар - Казан архитектура-төзелеш академиясенең архит-ра ф-ты шәкертләре.
1990 елларда архитектура-төзелеш өлкәсендә дәүләт күзәтүе кими, иҗади мөнәсәбәткә юл ачыла; совет заманында гамәлдән чыккан торак, җәмәгать, дини корылмаларның төзү төрләре кире кайта башлый. Татарстанда архит-ра гыйлеме җирле һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнә һәм бу юнәлештәге казанышларны төзелештә файдалану мөмкинлекләрен эзли.

Сынлы сәнгать.
Татарстан терр-ясендә Ананьино, Пьянобор, Имәнкискә һ.б. кабиләләр каберлекләреннән табылган әйберләр иң борынгы сәнгать ядкәрләре булып санала. 8 йөздән алып урта гасырлар башындагы сәнгатьнең үсеш дәрәҗәсен Идел буе Болгар дәүләте шәһәр, авыл каберлекләреннән чыккан археологик табылдыклар күрсәтә.
Болгарлар сәнгатендә скифлар заманында Көньяк Себердә һәм Үзәк Азиядә яшәгән кабиләләрнең архаик билгеләре сакланган борынгы күчмә халыклар сәнгате һәм урта гасырлардагы утрак игенчеләр сәнгатенең гаять үзенчәлекле кушылмасы чагыла. Шул ук вакытта болгар сәнгате Азов һәм Кара диңгез буе шәһәрләрендәге эллин мәдәнияте йогынтысында үскән Салтау-Маяк культурасы б-н дә бәйле. Ислам динен кабул иткәннән соң Болгар дәүләтендә мәдәният шәригать кануннарына буйсына: бүтән мөселман халыклары сәнгате шикелле үк, сынлы сәнгать орнаментка таянган гамәли бизәлеш һәм архит-ра сәнгате б-н чикләнә. Болгарда шәһәр мәдәнияте бик нык алга киткән була; милли сәнгатьнең юнәлешен әнә шул билгели, бу исә Идел буе һәм Көньяк Урал буендагы башка халыкларның сәнгатьчә фикерләвенә дә зур йогынты ясый.
Татарстан терр-ясендәге сәнгать тарихында Алтын Урда дәвере аерым урын алып тора. Аның үсешендәге үзенчәлекне этник күпкырлылык -бер яктан, кыпчакларның күчмә, икенче яктан, болгарларның утрак мәдәнияте элементлары билгели. Аңа шәригать кысаларында үскән орнамент төрлелеге, төсләрне мул куллану, зиннәтлелек хас. Кием-салымны, ат дирбиясен бизәү, металлга бизәкләр төшерү, зәркәнчелек һәм балчыкны яндырып әйбер ясауда Алтын Урда сәнгатенең синкретик стиле нык чагыла. Казан ханлыгында сәнгатьнең монументаль-гамәли һәм нәфис һөнәрчелек төрләре уңышлы дәвам итә.
16 йөзнең 2 нче яртысыннан сәнгать элекке чорлардан килгән һөнәрчелек кысаларында яшәвен дәвам итә. Татарстан терр-ясендәге рус сәнгате Мәскәүдәге монументаль нәкышь һәм әүлия сурәтләре ясау (иконопись) йогынтысында бара. 18 йөздән Көнбатыш Европада чәчәк аткан сынлы сәнгать формалары һәм стильләре хисабына байый.
Казан арты төбәге татар милли сәнгатенең үзәгенә әверелә. 18 йөзнең 2 нче яртысыннан Казанның татар халкы яшәгән өлешендә һөнәрчелек яңадан көчәя, халык нәфис һөнәрчелеге, традицион милли сәнгать төрләре тернәкләнеп китә. Гамәли бизәлеш сәнгате төрләреннән орнамент, каюлы күн, чигү, укалап чигү, тукучылык, хаттатчылык, милли киемнәр тегү, өйләрнең эчен бизәү үзенчәлекле төс ала.
19 йөз ахыры - 20 йөз башында татар халкының профессиональ милли сынлы сәнгате барлыкка килә, үз рәссамнары үсеп чыга: Ш.Таһиров, М.Идрисев, М.Байкиев, Г.Акчурина, К.Дәүләткилдиев һ.б. Алар нәкышь, графика һәм театр сәхнәләрен бизәү б-н мәшгуль була. Татарстанда сынлы сәнгатьнең үсешенә Казан сәнгать мәктәбе зур өлеш кертә. Нәкышь осталары: Н.Фешин, Б.Урманче, П.Беньков, В.Тимофеев һ.б.; графика осталары: Ф.Таһиров, Г.Арсланов, Ш.Мөхәммәтҗанов, Н.Шикалов, К.Чеботарёв һ.б.; скульптура өлкәсендә: В.Богатырёв, С.Ахун дан-шөһрәт казана. Рәссамнарның "Всадник" ("Җайдак"), ТатЛЕФ, ТатАХРР, "Октябрь" һөнәри ширкәтләре, соңрак исә Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге иҗади активлык күрсәтә.
20 йөзнең 2 нче яртысында нәкышь өлкәсендә Х.Якупов, Л.Фәттахов, К.Максимов, Н.Кузнецов, В.Куделькин, И.Зарипов, Ш.Шәйдуллин, А.Абызгилдин, К.Нәфыйков, Р.Госманов, И.Рәфыйков һ.б.; графикада Г.Рахманкулова, Э.Ситдыйков, Т.Хаҗиәхмәтев, Э.Зарипов һ.б.; скульптурада В.Маликов, Р.Нигъмәтуллина, Н.Адылов, Ф.Фәсхетдинев һ.б.; театр сәхнәсен бизәүдә П.Сперанский, М.Сүтүшев, Э.Гельмс, Ә.Тумашев һ.б.; гамәли һәм монументаль бизәлеш сәнгатендә В.Фёдоров, С.Кузьминых, Р. һәм М.Килдебәкевләр, В. һәм С.Ковалевскийлар, Р.Сафиуллин, Б.Шубин һ.б. зур иҗади уңышларга ирешәләр. Бу дәвердә жанр һәм стиль төрләре арта, яңа иҗади юнәлешләр пәйда була, татар милли һәм рухани сәнгате образлары җанландырыла. Сәнгать коллекцияләре Татарстан Республикасының милли музеенда, Татарстан Республикасының дәүләт сынлы сәнгать музеенда, "Казан" Милли мәдәният үзәге каршындагы милли мәдәният музеенда, Әлмәт, Лениногорск, Чаллы шәһәрләре картиналар галереяләрендә һ.б. музейларда саклана.
Яшь рәссамнарны укыту, тәрбияләү эшен Казан мәдәният һәм сәнгать ун-ты, Казан сәнгать уч-щесе, Лениногорск музыка-сәнгать уч-щесе, Чаллы пед. ин-ты һәм Чаллы сәнгать уч-щесе алып бара.

Музыка сәнгате.
Татар музыка сәнгатенең чыганагы төрки каганатлар дәверенә барып тоташа. Ул Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы һ.б. төрки-татар дәүләтләрендә төрле рухани һәм дөньяви формаларда, профессиональ һәм үзешчән җырчылар, музыка уен коралларында башкаручылар иҗатында чагыла. Татар музыка сәнгате мәҗүсилек заманы һәм ислам дине йолаларын үткәргәндә башкарылган музыка, мәдхия, мемориаль жанрларда, сарай музыкасы традицияләрендә - хәрби йола бәйрәмнәре, сарай һәм халык бәйрәмнәрендә күңел ачу рәвешендәге муз.-поэтик формаларда үсә. Татар халкының традицион музыка кораллары булып кубыз, курай, гөслә, давылбаз, думбра, дәф һ.б. санала. Аларның кайберләре халык осталары кулы б-н ясала, икенчеләре гарәпләрдән үзләштерелгән классик мөселман музыка уен кораллары була.
Татар милли көйләренә ангемитоника хас; традицион буларак ул җырлар фәкать бер тавыш өчен чыгарыла. 16 йөз уртасыннан татар халкының музыка сәнгате көчен-кодрәтен югалта: элек иҗтимагый әһәмияткә ия булган формаларның кирәге калмый, бу хәл жанр һәм стильләрнең акрынлап чикләнүенә китерә. Шул сәбәпле татар халкының милли музыкасы 20 йөз башына кадәр ялгыз башкаручылар иҗатындагы фольклор җырлары буларак кына сакланып кала (к. Бәет, Кыска җырлар, Лирик җырлар, Йола җырлары, Такмак, Тарихи җырлар).
18 йөздә, уку йортлары программасына уен коралларын үзләштерү дәресләре кертелү нәтиҗәсендә, төбәктә рус музыкасының беренче учаклары барлыкка килә. 19 йөздә музыка гимназияләр, Казан ун-ты, Радионованың затлы нәсел кыз балалар ин-ты тормышының аерылгысыз бер өлешенә әверелә. 19 йөз ахырына Казанда проф. муз. белем бирүнең нигезләре салына. Төрле елларда К.Эйзрах, Л.К.Новицкий, А.А.Орлов-Соколовский, Р.А.Гуммертның хосусый музыка мәктәпләре эшли. Казан музыка училищесе дә Гуммерт мәктәбе нигезендә оеша.
19 йөз ахыры - 20 йөз башында Казан музыка сөючеләр түгәрәге, Нәфис сәнгать сөючеләрнең Казан җәмгыяте, Халык университетлары Казан җәмгыяте татар милли музыкасының беренче концертларын оештыра. Казанда атаклы артист һәм музыкантлар И.Гофман, С.Рахманинов, А.Скрябин, А.Гольденвейзер, К.Игумнов, Л.Ауэр, Б.Губерман, Я.Кубелик, Е.Цимбалист, Н.Фигнер, Л.Собинов, А.Нежданова концертлар бирә; "Зиминның Мәскәү операсы артистлары ширкәте", С.-Петербургтан М.И.Петипаның балет труппасы, Мәскәүдәге Зур театрның Е.В.Гельцер җитәкчелегендәге балет труппасы һ.б. гастрольгә килеп чыгышлар ясый. Казандагы опера театры М.Мусоргский, П.Чайковский, А.Рубинштейн, А.Даргомыжский кебек рус авторларының, Ж.Бизе, Р.Леонкавалло, Дж.Верди һ.б. чит ил композиторларының әсәрләреннән бай репертуар үзләштерә. Ф.И.Шаляпинның артистлык карьерасы Казанда башланып китә.
19 йөз ахыры - 20 йөз башында халык көйләре нигезендә, рус һәм Европа классик музыкасы казанышларына таянып, хәзерге проф. татар милли музыка сәнгате формалаша. Музыкантлардан З.Яруллин, Ф.Туишев, Х.Хәйбулкин ("Хәйбулкин маршы" авторы), җырчылардан К.Мотыйги, Ф.Латыйпов, М.Искәндәрева һ.б.ның эшчәнлеге шул елларда башлана.
20 йөзнең 20-30 нчы елларыннан татар музыка сәнгате композиторлар иҗат иткән үзенчәлекле төрле жанр әсәрләре б-н байый: гыйльми нигездә милли музыканың мәгариф системасы булдырыла. Татарстанда композиторлар иҗатының формалашуына татар драма труппалары сәхнәгә куйган муз. драма әсәрләренең дә тәэсире зур була. Татар композиторлар мәктәбенә нигез салучыларның берсе С.Сәйдәшев иҗаты татар муз. театры формалашуы б-н тыгыз бәйләнгән. Ул спектакльләрнең муз. бизәлешен үзгәртә, милли музыканы сәхнәдәге вакыйгаларга бәйләве б-н муз. драма жанрын нигезли. Милли музыканың тарихи тәҗрибәсен оста файдаланып, Сәйдәшев яңа интонацияләр һәм ритмнар, күптавышлылыкның гармониялелеген, оркестр яңгырашының тембр төрлелеген баета, милли татар симфонизмына нигез сала. Аның "Зәңгәр шәл", "Наёмщик", "Кандыр буе" муз. драмалары һәм 1920-30 еллардагы муз.-сәхнә әсәрләре милли музыканың төрле жанрлары үсеше өчен үрнәк була.
Татар музыка сәнгатенең формалашуына С.Габәши, Г.Әлмөхәммәдев, В.Виноградовларның "Сания" (1925), "Эшче" (1930) беренче татар опералары зур йогынты ясый. Татар опера студиясендә (1934-38) музыка өлкәсендә милли кадрлар әзерләү Татар опера һәм балет театрын оештыруга юл ача. Муз. театрның үсешенә З.Бәйрашева, М.Булатова, А.Измайлова, Г.Кайбицкая, М.Рахманкулова, У.Әлмиев, Н.Даутов, Ф.Насретдинев, Р.Билалова, Г.Сәйфуллина, З.Хисмәтуллина, В.Шәрипева, А.Аббасов, Л.Верниковский, Ю.Борисенко, З.Сөнгатуллина, Х.Бигичев, В.Ганиева, Г.Ластовка, Р.Сәхәбиев, Е.Михайлова кебек әйдәп баручы опера җырчылары һәм А.Гацулина, Б.Әхтәмев, Н.Юлтыева, Ә.Нарыков, Г.Калашникова, Р.Садыйков, И.Хәкимева, С.Хантимерева кебек балет солистлары зур өлеш кертәләр.
Радиотапшырулар оештырылуы (1927), Татар филармониясе, Халык иҗаты йорты (1939), Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оешуы Татарстандагы муз.-иҗтимагый тормышны җанландырып җибәрә. 1939 елда ТАССР Композиторлар берлеге оештырыла (к. Татарстан Республикасының композиторлар берлеге). 1945 елда Казан консерваториясе ачыла.
1930 еллар ахырыннан әсәрләре милли музыка классикасы фондында лаеклы урын алган күренекле татар композиторларының иҗади эшчәнлеге башлана. Муз. театр өлкәсендәге казанышлар аеруча игътибарга лаек: Н.Җиһановның "Алтынчәч", "Җәлил", М.Мозаффаровның "Галиябану" опералары, Ф.Яруллинның "Шүрәле" балеты, Җ.Фәйзинең "Башмагым" муз. комедиясе иҗат ителә; Н.Җиһановның "Кырлай" симф. поэмасы һәм "Татар халык көйләренә сюита"сы, А.Ключарёвның "Идел симфониясе", З.Хәбибуллинның скрипка өчен әсәрләре кебек симфония, камера-инструменталь, җыр (вокал) музыкасы жанрлары үзләштерелә.
Алардан соң килгән буын композиторларның аеруча күренекле вәкиле - Р.Яхин. Ул беренче татар фортепиано концерты, күпсанлы романс, җыр һәм фортепиано әсәрләре иҗат итә. Опера, балет, симфония һәм камера-инструменталь музыка әсәрләре өлкәсендә зур көч куйган композиторлар: А.Монасыйпов ("Муса Җәлил" симфония-поэмасы, "Тукай ритмнары" җыр һәм симф. поэмасы), Ә.Бакиров ("Су анасы" балеты), Х.Вәлиуллин ("Самат" операсы), И.Шәмсетдинев, А.Леман, А.Вәлиуллин һ.б.
1960-70 һәм аннан соңгы елларда татар композиторларының иҗат даирәсе киңәя төшә. Ф.Әхмәтев, Р.Билалов, Р.Еникиев, Б.Мөлекев, И.Якупов, М.Яруллиннар яңа стилистиканы булдыруга һәм фольклор чыганакларын заманча проф. техник чаралар б-н бәйләп үстерүгә зур өлеш кертәләр. 1980-90 елларда Татарстанда Р.Кәлимуллин, Л.Хәйретдинева, Р.Әхиярова, М.Шәмсетдинева, Ш.Шәрифуллин һ.б. композиторлар уңышлы иҗат итәләр. Бүгенге көндә Татарстан композиторлары иҗатында камера-инструменталь һәм вокаль музыка төп урынны алып тора.
Милли музыкада композиторларның беренче җырлары 1910 елларда яңгырый (Ф.Латыйпов, С.Габәши). Җыр жанрына аеруча игътибар итү С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, Н.Җиһанов, З.Хәбибуллин, А.Ключарёв, Р.Яхин, Ә.Бакиров һ.б. композиторларга хас. С.Садыйкова, Л.Батыр-Болгари иҗатында җыр төп урынны алып тора. Ш.у. Ш.Мәҗитев, Ә.Хәйретдинев, З.Гыйбадуллин, М.Макаров, И.Хисамов, Ф.Әхмәдиев һ.б. һәвәскәр композиторларның җырларын да халык яратып тыңлый һәм башкара. һәвәскәрләрнең үзләре иҗат итеп, әсәрләрен үзләре үк башкаруы аеруча киң җәелә.
Татар милли җыр сәнгатендә Г.Сөләйманова, Р.Ваһапов, З.Басыйрова, Ә.Афзалова, И.Шакиров, Х.Бигичев, Г.Рәхимкулов, Р.Ильясов, Ш.Әхмәтҗанов, Р.Ибраһимова, В.Гыйззәтуллина, А.Туишева, Ф.Сөләйманова, Н.Василова, З.Сәхәбиева, Р.Ибраһимов, Гөлзадә, А.Фәйзерахманов, М.Сөнгатуллин, Р.Харисовлар татар башкару сәнгатенең югары зәвыкле осталары булып таныла.
Татар композиторларының әсәрләре чит илләрдә дә таныла. Татар музыкасы халыкара фестивальләрдә башкарыла, композиторлар конкурсларында билгеләп үтелә. Казанда Европа-Азия хәзерге заман музыкасы фестивальләре, Шаляпин Ф.И. исемендәге опера фестивале, Нуриев Р. исемендәге классик балет фестивале үткәрелә.
ТРның Дәүләт симф. оркестры, ТРның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Халык музыка уен кораллары дәүләт оркестры, ТРның Дәүләт кыллы квартеты киң танылган башкаручы коллективлар булып санала.
Республикада музыка коралларында ялгыз башкару гаять нык үсеп китә: Р.Абдуллин (орган), М.Әхмәтев (скрипка), Л.Маслова (виолончель), Э.Әхмәтева, Ф.Хәсәнева (фортепиано) һ.б.
Республикада музыка белеме киң үсеш ала. Махсус белемле музыка белгечләре әзерли торган күп кенә уку йортлары эшләп килә: Казан мәдәният һәм сәнгать ун-ты, Казан пед. ун-тының музыка ф-ты, музыка уч-щесе, көллиятләре, мәктәпләре һ.б.

Театр сәнгате.
Казанда рус телендә беренче театр тамашасының 1728 елда күрсәтелгәнлеге мәгълүм. Даими эшләгән рус театры 1791 елда ачыла. 1802 елда театр хосусый иганәче рус алпавыты П.П.Есипов карамагына күчә (к. Казан рус драма театры). 19 йөз башыннан Казанда махсус театр биналары корылу (к. Театр биналары) театр эшен җайга салу мөмкинлекләрен киңәйтә.
1830 еллардан Казанда иганәгә корылган драматик һәм опера (итальян) театрлары труппалары даими эшләп килә. Проф. театр б-н беррәттән Казан ун-тында, гимназияләрдә, зыялылар арасында, 19 йөз урталарыннан сәүдәгәр, һөнәри эшмәкәрләр клубларында театр сәнгатен сөючеләр түгәрәкләре оеша.
П.М.Медведев, М.М.Бородайлар иганәсенә яшәгән дәвердә Казан театры актёрлары осталык ягыннан да, демократик юнәлештән баруы б-н дә ил күләмендә мәшһүрлек казана. Театр сәхнәсендә А.С.Грибоедов, Н.В.Гоголь, А.Н.Островский, А.Ф.Писемский, Л.Н.Толстой, А.П.Чехов пьесалары куела, җәмгыятьне борчыган мәсьәләләр күтәрелә.
19 йөз ахыры - 20 йөз башында Казанда бер үк вакытта опера һәм драма труппалары, оперетта һәм миниатюралар театрлары эшли, Г.Н.Федотова, В.Н.Андреев-Бурлак кебек зур талант ияләренең гастрольләре уза. Рус театры эшлеклеләреннән: М.Г.Савина, В.Н.Давыдов, П.А.Стрепетова, М.И.Писарев, В.И.Качалов һ.б. үзләренең карьераларын Казан сәхнәсендә башлап җибәрәләр.
19 йөз урталарыннан үзешчән татар театры да эшли башлый. Шәкертләр һәм мөгаллимнәр катнашында мәдрәсәләрдә, татар укытучылар мәктәбендә театр кую гадәткә кереп китә. 1906 елда татар зыялыларының (к. "Шимбәчеләр") һәвәскәрләр сыйфатында халык алдында уйнаган ачык спектакльләре татар проф. театрына нигез сала. Беренчеләрдән булган "Сәйяр", "Нур", "Ширкәт", "Яшьлек" труппалары милли сәхнә сәнгатенең үсеп китүе өчен башлап юл яралар. Бу труппалар Идел буе, Урал, Себер, Казакъстан, Урта Азия, Кавказ, Кырым якларына гастрольгә чыгалар, шәһәрләрдә театр тамашалары оештыралар. И.Кудашев-Ашказарский, М.Мутин, З.Солтанов, Г.Болгарская, Г.Кариев, Камал I, Ф.Ильская кебек талантлы актёрлар һәм режиссёрлар шул труппаларда иҗади яктан җитлегәләр. Аларның репертуарларында, татар авторларыннан тыш, әзәрбайҗан, төрек, рус, немец, француз авторларының да әсәрләре урын ала. 19 йөз ахырларында милли драма әсәрләре языла. Беренче пьесаларны Г.Ильяси, Г.Исхакый, Г.Камал, Ф.Әмирхан, С.Рәмиев, Г.Коләхмәтев, Ш.Камал, М.Фәйзи, К.Тинчурин һ.б. иҗат итә. Реалистик драматургиянең барлыкка килүе милли демократик мәдәниятнең олуг казанышларыннан саналырга лаек.
1919 елдан театрлар дәүләт карамагына күчә. Зур драма театры дәүләт театрлары рәтенә керә (к. Казан Зур драма театры). 1921 елда Беренче үрнәк татар театры оеша, 1926 елдан - Татар дәүләт театры, 1926 елда аңа, милли театрлардан иң беренче булып, академия театры дигән исем бирелә (к. Татар академия театры). Эшче яшьләр театры б-н эксперименталь труппада (к. Хәзерге заман театрының конструктив-тәҗрибә остаханәсе) театр сәнгатенең яңа формалары табыла, заманча сәхнә теле барлыкка килә. Яшь актёрлар әзерләү максаты б-н студияләр оештырыла (к. Татар театр студияләре). Шулар нигезендә 1923 елда театр техникумы ачыла (к. Казан театр училищесе). 1930 елларда респ-ка шәһәрләрендә күчмә театрлар эшли башлый (к. Колхоз-совхоз театрлары). Соңрак аларның шактые дәүләт театры статусына лаек була (к. Әлмәт татар драма театры, Минзәлә татар драма театры, Татар драма һәм комедия театры). Казан татар яшьләр театры һәм Казан курчак театры ачыла.
Республикадагы театр эшенең үсешенә 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасының тәэсире зур була. 1950-60 елларда үзешчән театр сәнгате киң колач ала. Театр коллективлары мәдәният йортлары һәм сарайларында, уку йортларында, пр-тиеләрдә оеша. Үзешчән театрларга смотрлар үткәреп, иң алдынгыларына "Халык театры" дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Татар театрының репертуарын иң әүвәл Г.Камал, Г.Исхакый, Г.Коләхмәтев, М.Фәйзи, Ф.Бурнаш, Ш.Камал, К.Тинчурин, Ә.Фәйзи, Т.Гыйззәт, Н.Исәнбәтләрнең әсәрләре билгели, театрны чынбарлыкның сәнгати гыйбрәтле көзгесенә әверелдерә; Р.Ишморат, М.Әмир, Х.Вахит, С.Шәкүрев, Ю.Әминев, Г.Насрыйлар шул традицияне уңышлы дәвам иттерә; А.Гыйләҗев, Т.Миңнуллин, Ш.Хөсәенев, И.Юзеев, Р.Хәмид, Ф.Яруллин, Р.Мингалим, Р.Вәлиев, З.Хәким һ.б. авторлар иҗат иткән әсәрләр яңа идеяләр һәм формалар алып килә. Г.Камалның "Банкрот" һәм "Бәхетсез егет", М.Фәйзинең "Галиябану", К.Тинчуринның "Җилкәнсезләр" һәм "Зәңгәр шәл", Н.Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин", Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" пьесалары татар драматургиясенең классикасына әверелә. К.Шамил, З.Солтанов, Н.Арапова, Г.Камская, Ф.Ильская, Ш.Шамильский, Х.Әбҗәлилев, Г.Болгарская, Х.Уразиков, Х.Сәлимҗанов, Г.Шамуков, Ф.Халитов, Р.Бикчәнтәев, Р.Җиһаншина, Ш.Биктимерев, Р.Таҗетдинев, Р.Шәрәфиев һ.б. актёрлар татар театрының гаять үзенчәлекле сәхнә осталыгы мәктәбен булдыралар. Г.Девишев, Г.Исмәгыйлев, Ш.Сарымсаков, Г.Йосыпов, К.Тумашева, М.Сәлимҗанов һ.б. татар милли режиссурасы мәктәбенә нигез салалар. Љлкәннәр иҗатында чагылган күркәм традицияләрне бүген яшь режиссёрлар Ф.Бикчәнтәев, Р.Заһидуллин, Ф.Ибраһимов һ.б. дәвам иттерә.
2002 елда ТРда 13 дәүләт һәм шәһәр театры эшли (к. Татарстан театрлары). Татарстан Республикасының театр эшлеклеләре берлеге 600 дән артык театр эшлеклесен берләштерә. Республикада театр фестивальләре үткәрелә, шулар арасында иң мөһиме - Тинчурин К. исемендәге театр фестивале. Республика театрлары чит илләргә гастрольгә йөри; алар Көнбатыш Европа илләренең күбесендә була, Франция, Мисыр, Финляндиядә үткәрелгән фестивальләрдә катнаша. Театр сәнгате киң колач б-н үсә.

Спорт.
Физик күнегүләр һәм уеннар (йөгерү, сикерү, ыргыту, җәядән ук ату, көрәш, авырлык күтәрү, ат чабышы һ.б.), физик тәрбиянең кайбер төрләре Идел буе Болгар дәүләте чорында ук мәгълүм булган. Әлеге күнегүләрне үстерүдә Сабан туе, Җыен һ.б. традицион халык бәйрәмнәре мөһим роль уйнаган.
Төбәктә физкультура һәм спорт б-н махсус шөгыльләнү 19 йөзнең 2 нче яртысыннан башлана. Казанда Ат чабышы яратучылар җәмгыяте (1867), Шахмат сөючеләр җәмгыяте (1884), Велосипедчы-һәвәскәрләр җәмгыяте (1893), елга Яхта-клубы (1907), Атлетика сөючеләр җәмгыяте ("Бөркет", 1908), Көч һәм сәламәтлек җәмгыяте (1911), һава гизүчеләрнең Казан җәмгыяте (1914) һ.б. барлыкка килә. Окт. рев-циясеннән соң физкультура-спорт хәрәкәте дәүләт органнары социаль-мәдәни сәясәтенең бер өлешенә әверелә. 1918 елда илдә гомуми мәҗбүри хәрби укыту системасы булдырыла. 1919 да физкультура, спорт эшләрен Казан губерна хәрби комис-ты каршындагы спортны үстерү бүлеге һәм губерна спорт берлеге җитәкли. 1920-30 еллардан физкультура-спорт эше Физик культура комитетларына йөкләнә, аларда спортның җиңел һәм авыр атлетика, йөзү, бокс, көрәш, фехтование, шахмат, шашка кебек төрләрен үстерүгә зур әһәмият бирелә.
1920 елда ТАССР Сәламәтлек саклау һәм Мәгариф халык комис-тлары каршында физик тәрбия бирү бүлекчәләре оештырыла, алар тарафыннан беренче мәртәбә 1 һәм 2 нче баскыч мәктәпләре өчен физик культура программалары төзелә. 1934 тә республикада гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларының 80% физкультура дәресләренә тартыла. "Готов к труду и обороне СССР" (1931-34) комплексы һәм Бердәм бөтенсоюз классификациясе (1935-37) кертелү илдә физкультура һәм спортны үстерүдә мөһим этап булып тора. 1940 еллар башына ГТО комплексы нормаларын тапшыручылар саны 15 меңгә җитә. Физкультура б-н шөгыльләнү авыл җирләрендә дә киң җәелә. 1934 елда 196 колхоз һәм совхоз физик культура коллективлары һәм 33 район физик культура советы эшли.
1936-37 дә Татарстанда профсоюзларның 10 ирекле спорт җәмгыяте оеша: "Буревестник", "Пламя", "Молния", "Старт", "Азот", "Темп", "Медик", "Крылья Советов", "Нефтяник", "Пролетарская победа", ш.у. студент яшьләр физик культура коллективларын берләштергән "Наука" җәмгыяте һәм 1927 елда оештырылган ОСОАВИАХИМ (1951-91дә - ДОСААФ, 1991 елдан - ОСТО). 1940 еллар башына Татарстанда 9 мең чамасы физик культура коллективы, 30 ирекле спорт җәмгыяте советы исәпләнә. 35 меңгә якын кеше физкультура һәм спорт б-н даими шөгыльләнә, шуның 11 меңе - авыл районнарында. Татарстанның кайбер спортчылары һәм җыелма командалары җиңел һәм авыр атлетика, футбол, баскетбол (хатын-кызлар), йөзү, фехтование, чаңгыда узышу һ.б. буенча ил күләмендә уздырылган ярышларда: Идел буе хәрби олимпиадаларында (1921, 1923-24), 1 нче Бөтенсоюз спартакиадасында (1928) һ.б. призлар яулый.
ТАССРда физкультура-спортны үстерүдә, квалификацияле белгечләр әзерләүдә дәүләт системасы - Казан физик культура техникумы (1931-34), Казан пед. уч-щесенең физкультура бүлеге (1934-37), Казан пед. ун-тының физик культура ф-теты (1949 дан), Әлмәт физик культура техникумы, Тәтеш пед. уч-щесенең физик тәрбия бүлеге (1968 дән), Кама физик культура институты зур роль уйный.
Бөек Ватан сугышы елларында ТАССР физкультура-спорт оешмаларының төп игьтибары яшьләрне Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итү өчен әзерләүгә юнәлтелә.
1950-60 елларда физкультура-спорт хәрәкәте тагын да киңрәк җәелә. Татарстанның җыелма командасы СССР һәм РСФСР халыкара спартакиадаларында автономияле республикалар арасында 1 нче урынны ала.
1980 еллар ахырына республикада физкультура һәм спорт б-н шөгыльләнүчеләр саны 2 млн. кешегә җитә (СССРда иң югары күрсәткеч), спортта ирешкән уңышлары буенча Татарстан автономияле республикалар арасында 1 нче урынга чыга һәм СССРда Эстония б-н 8 нче урынны бүлешә.
Сәяси һәм социаль-икътисади тормышта үзгәртеп корулар башлангач (1980 еллар ахыры - 90 елларның 1 нче яртысы), илдә "Труд", "Буревестник", "Спартак", "Урожай", "Локомотив" һ.б. ирекле спорт җәмгыятьләренең эшчәнлеге тукталып кала, физик культура коллективларына һәм спорт клубларына җитәкчелек итү профсоюзларның Бөтенсоюз ирекле спорт җәмгыяте, РФ һәм ТРның Физик культура, спорт һәм туризм буенча дәүләт комитетлары тарафыннан гамәлгә ашырыла (к. Татарстан Республикасының Физкультура, спорт һәм туризм буенча дәүләт комитеты).
ТРда 2002 елда 3615 физик культура коллективы, 130 балалар-яшьләр спорт мәктәбе, спорт юнәлешле 163 үсмерләр клубы, 6884 спорт корылмасы (шуның 34е стадион, 1678е спорт залы, 50 се ябык йөзү бассейны һ.б.), физик культура һәм спорт өлкәсендә югары белемле 4011, махсус урта белемле 1450 кеше эшли. ТРда 1930 елларның 2 нче яртысыннан 2000 елга кадәр мактаулы исемнәргә лаек булучылар: СССРның (Россия) атказ. спорт остасы - 21, ТРның атказ. спорт остасы - 58 һәм спорт остасы - 70 кеше. СССРның (Россия) атказ. тренеры - 68, ТРның атказ. тренеры - 47 кеше.
ТРда бүгенге көндә гамәлдәге спорт төрләре: шахмат, хоккей, футбол, автомобильдә узышу, баскетбол, регби, фехтование һ.б.
Татарстанның танылган спортчылары - Европа, дөнья, Олимпия уеннары чемпионнары - А.М.Галләмева, Н.Ф.Гыйләҗева, О.В.Данилова, С.А.Дёмина, Д.В.Капустин, О.Н.Князева, Н.Ф.Колесников, А.Н.Колесникова, А.П.Курынов, Л.И.Логинова, Р.һ.Нәҗметдинев, В.Г.Никонова, Л.Ф.Нуретдинева, Ф.П.Симашёв, Л.Е.Шубина һ.б.; тренерлар - В.Т.Глухих, С.К.Дёмин, В.В.Житлов, Н.И.Моряшичев, Ф.Ш.Нуретдинев, В.А.Павлов, М.М.Сәхәбетдинев, Е.Ә.Тимерҗанов, С.М.Ульянов, Ә.Ш.Шәйхетдинев, С.С.Яруллин һ.б.

Иҗтимагый-сәяси тормыш.
1980 еллар ахырында, СССРда демократик үзгәртеп корулар вакытында, Татарстанда күп партиялелеккә һәм төрле җәмгыяви оешмалар барлыкка килүгә җирлек булдырыла. Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) оеша һәм тиз арада таныла башлый. СССР Конституциясенең Совет җәмгыятендә мөһим роль уйнаган 6 нчы маддәсе юкка чыгарылгач һәм Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгәннән соң (1990), республика күләмендә иҗтимагый-сәяси эшчәнлек тагын да җанлана төшә. "Иттифакъ", "Суверенитет" (1990), "Бердәмлек һәм прогресс" ("Единство и прогресс", 1993), "Татарстан - Яңа гасыр" (барлыгы 30 га якын оешма) иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләре барлыкка килә.
ТРда шулай ук Бөтенроссия күләмендә эш алып баручы партия һәм хәрәкәтләрнең бүлекләре - "Россия берлек һәм бердәмлек партиясе" ("Партия Российского единства и согласия"), "Россия - безнең йорт" ("Наш дом - Россия"), "Россия регионнары" ("Регионы России") һ.б. оеша. Әмма республиканың сәяси тормышында алар зур роль уйнамыйлар.
1990 еллар ахырында - 2000 еллар башында Россиядә партия һәм иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләр - "Бердәмлек" ("Единство"), "Ватан" ("Отечество"), "Бөтенроссия" ("Вся Россия") һ.б.ларның бүлекләре җирлегендә бөтенроссия сәяси партиясе "Бердәмлек һәм Ватан - Бердәм Россия" ("Единство и Отечество - Единая Россия") барлыкка килә. Аның ЮС рәистәше итеп ТР президенты М.Ш.Шәймиев сайлана.
Республикада иҗтимагый-сәяси хәяткә өч оппозицион демократик көч сизелерлек йогынты ясый. Сул оппозицияне коммунистлар тәшкил итә. КПСС һәм РСФСР КП эшчәнлеге тыелганнан соң (1991), ТР Коммунистлар оешмасы төзелә (1992). Ул 1993 елда ТР КП дип үзгәртелә. 1997 елда партиядә үзара килешмәүчән төркемнәр барлыкка килә, партия икегә бүленә. ТР КПнең бер өлеше РФ КПнең Татарстан төбәге бүлеге, икенче өлеше ТР КП (большевиклар) булып теркәлә.
ТР иҗтимагый-сәяси тормышында милли хәрәкәт тә актив роль уйный. Бигрәк тә 1990 еллар башында аның халык арасында абруе зур була. Ул елларда иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрдән БТИҮ, "Иттифакъ", "Суверенитет" оешмалары әйдәп баручы көчләр була.
РФ б-н ТР арасында үзара шартнамә төзелгәннән соң (1994), милли хәрәкәтләрнең йогынтысы кими башлый. Бүгенге көндә алардан БТИҮ генә актив эшли.
Татар халкын берләштерүдә, аның мәдәниятен үстерүдә Бөтендөнья татарлар конгрессының Башкарма комитеты зур роль уйный (к. Бөтендөнья татарлар конгресслары). Ул татар милли-мәдәни мохтариятләре (2002 елда барлыгы 22) ярдәмендә үзенең эшчәнлеген РФ күләмендә җәелдерә, шулай ук чит илләрдә яшәүче татарлар б-н арадашлык эше алып бара.
Федералистларның тәүге сәяси-демократик хәрәкәте - 1990 еллар башында оешкан "Россия демократлары партиясе" ("Демократическая партия России", ДПР) була. Аның төп сәяси юнәлеше - бердәм, бүленмәс Россия. Соңрак "Бердәмлек" ("Согласие"), "Россия Федерациясе Гражданнары" ("Граждане Российской Федерации") һ.б. барлыкка килә. 1993 елда алар "Тигез хокуклылык һәм законлылык" ("Равноправие и законность") хәрәкәтенә берләшәләр. Ул берләшмәгә "Яблоко", "Россия демократик юнәлешле" ("Демвыбор России") һ.б. хәрәкәтләрнең җирле бүлекләре керә.
Оппозициядә торучы шушы хәрәкәт һәм партия вәкилләре үз эшчәнлекләрен координацияләү максатында "Түгәрәк өстәл" оештыралар.
21 нче гасырга кергәндә Татарстандагы иҗтимагый-сәяси тормыш, нигездә, стабильләшкән дияргә була. Республикада милләт һәм диннәр арасында, аеруча мөселман һәм христиан дини оешмалары эшчәнлегендә бердәмлеккә омтылыш, үзара килешеп яшәү сәясәте иҗтимагый-сәяси тормышның төп тенденциясен билгели.

наверх

Rambler's Top100